Аның төп максаты – балаларда һәм яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм алкогольгә бәйлелекне булдырмау. Бөтендөнья аеклык көнен үткәрү кысаларында Сәйтәк мәдәният йорты культорганизаторы һәм авыл китапханәчесе "Без аек яшәргә телибез"дигән урам акциясе үткәрделәр! Акция әңгәмә белән үрелеп барды, анда мәдәният хезмәткәрләре халыкка алкоголь куллануның зыяны һәм сәламәт яшәү рәвешенең файдасы турында искә төшерделәр. Барлык катнашучыларга "Аеклык – көчлеләр сайлавы"дигән мәгълүмати буклетлар тараттылар!