Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 сентябрь , 14:20

"Халыкка руxи азык җиткердем"

Заман башка, заң башка, дип юкка гына әйтелми. Һәр авыл клубында нәфис фильмнар күрергә зал тулы халык җыела. Һиндстан нәфис фильмнары була калса олысы-яше кичләрне зарыгып көтеп ала. Киномеханик булып Әнгам Мостафин нәкъ шундый чорда эшли. Бу өлкәдә хезмәт юлын 1962нче елда башлый ул. 

"Халыкка руxи азык җиткердем"
"Халыкка руxи азык җиткердем"

Үткәннәрне бүгенге көн белән чагыштырсак хәйран калырлык. Заман башка, заң башка, дип юкка гына әйтелми. Һәр авыл клубында нәфис фильмнар күрергә зал тулы халык җыела. Һиндстан нәфис фильмнары була калса олысы-яше кичләрне зарыгып көтеп ала. Кайсы көннәрдә 1нче сериясе күрсәтелгәч, 2нче сериясен күрше авылдан китерүләрен тамашачы сабырлык белән көтә. Күз яшьләре белән ихлас караганнан соң, янә икенче көнне ниндине күрсәтүләре белән кызыксынулар...

 Киномеханик булып Әнгам Мостафин нәкъ шундый чорда эшли. Бу өлкәдә хезмәт юлын 1962нче елда башлый ул. Иске Яхшый авылына килеп тамашачыларга төрле нәфис фильмнар күрсәтә.

—Авыл клупларында электр энергиясе тоташтырылмаган чорда  "Движок" белән кино күрсәттек. Ул бензин белән эшли. Телевизор халыкта юк.  Зур кызыксыну белән киносеанска килделәр. Яңалыктай кыска видеохәбәрләр, аннары нәфис фильмнар күрсәтү була. Үсмерләр белән уртак тел табып,  тәртип саклап эшне алып барырга кирәк. Раил, Рәсих Нәбиуллиннар кассир булып эшләделәр. Даими рәвештә планны арттырып үтәп эшләдем,—дип хатирәләрен яңарта Әнгам Әхмәдиша улы.

Билгеле ки, халык клубларда күрсәтелгән тамашаларны рухи азыктай күреп килә. Эшнең җаена төшенеп көч сала белгеч. Сеанс кич кенә түгел,  көненә ике тапкыр була. Хезмәт күрсәткечләре тырыш хезмәтне күрсәтә. Әнгам Мостафинга 1967нче елда БАССРның Министлар Советы каршындагы кинофикация идарәлегенең Почёт грамотасы тапшырыла. Шул ук елда Иске Яхшый киноустановкасы Кызыл Байракка лаек була. Ул мәңгелек сакка тапшырыла. Ә 1969нчы елда Әнгам Мостафинга Почёт китабына кертелүе турында таныклык тапшырыла...

Ә 1970нче елда Әнгам Әхмәдиша улы  халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында(Быткомбинат) баш инженер вазифасында эшләргә тәкъдим була. Яңа эш участогында да сынатмый ул. 1975нче елга кадәр биредә технолог, тәэмин итүче эшләрен дә алып бара.

(Дәвамы бар).

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: