Магашлы-Алмантай халкы сәләтле кешеләр белән киң билгеле. Максим Сагадиев төркеме җәй мизгелләрен авыл халкына моңнары, дәртле биюләре белән кабатланмастай бизәкләр өстәде. Концертны Магашлы-Алмантай культорганизаторы Лариса Кузьмина алып барды. Диана Алексеева, Татьяна Аликаева өздереп төрле халык биюләрен башкаруы тамашачылар күңеленә хуш килде. Авыл кичләренә чагу төсләр өстәде алар. Күтәренке кәеф бүләк итте чыгыш ясаучылар. Максим Сагадиев Нефтеюгански шәһәрендә эшли, ә җыр аңа һәрчак канатлар өсти...
Әйткәндәй, оясында ни күрсә, очканында шул булыр,дигән әйтем бар халыкта. Максим Сагадиевның улы Ильмир Сагадиев та җыр юнәлешен сайлаган. Төрле конкурсларда лауреат исемнәренә лаек булган ул. Танылган педагог Венера Ганиевада җыр сәнгате юнәлешендә белем ала. Ильмир Сагадиев хәзерге вакытта Казан дәүләт опера театрында җырчы булып эшли. Укуын төгәлләгәч, хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң янә эшен опера артисты буларак дәвам итә. Күренекле җырчы тамырларын онытмый.
Җыр-моң, матурлык илендә көч сала якташларыбыз.