Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 июль , 16:41

"Саумысыз, авылдашлар!" чарасы текәнлеләрне җыйды

Текән авылында "Саумысыз, авылдашлар!" чарасы күркәм бәйрәмгә әверелде. Бер күрешү—үзе бер гомер, дип юкка гына әйтелми бит. Гаилә елында авылдашлар белән аралашу, элемтәне өзмәү өчен күркәм нигез бу.

"Саумысыз, авылдашлар!" чарасы текәнлеләрне җыйды
"Саумысыз, авылдашлар!" чарасы текәнлеләрне җыйды

Текән авылында "Саумысыз, авылдашлар!" чарасы күркәм бәйрәмгә әверелде. Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Габдулхай Сәитовның батырлыгы онытылмый. Якташлар ата-бабаның үрнәгендә үз сүзен әйтә. Махсус хәрби операциядә бүген бу авылдан 10 ир-егет катнаша. Авылдан чыккан чит төбәкләрдә яшәгәннәр якташлары белән очрашырга зур теләк белән кайттылар. Дистә еллар чит якта яшәп төп йортларында яшәүчеләре булмаганнар да форсаттан файдаланып бирегә кайтуы матур күренеш. Бер күрешү—үзе бер гомер, дип юкка гына әйтелми бит. Гаилә елында авылдашлар белән аралашу, элемтәне өзмәү өчен күркәм нигез бу.

Чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, БРның дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Әлфит Нигъмәтҗанов, Башкортстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәте идарәсенең Бөре, Аскын, Балтач, Борай, Караидел, Мишкә, Тәтешле районнарында  буенча бүлек начальнигы Дамира Янтурина, Шәвъяды авыл биләмәсе башлыгы Илдар Хәмәтов, элек бу авыл биләмәсе башлыгы булып эшләгән Флүр Акберов, Тәтешле районы Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Әлфия Шәйнурова һәм башкалар катнаштылар.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев: "Саумысыз, авылдашлар!" чарасында катнашучыларны сәламләде. "Һәркем өчен туып-үскән авылы кадерле.  Авылда калганнар биредә дөнья көтә. Безнең районда яшәгәннәр монда булып, көч-дәрт алу өчен кайтып йөриләр. Еракта яшәүчеләр  авылын сагынып яшәүләре билгеле. Мондый чара киләчәктә дә очрашып, аралашып яшәргә әйдәсен",—дип мөрәҗәгать итте.  Илгиз Әхвәс улы, чарада катнашучы кунаклар район, авыл тормышында актив катнашканнарга Почёт грамоталары,  Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар. Әлфия Урал кызы күрше Тәтешле районында тырыш хезмәт салган текәнлеләрне билгеләп, Рәхмәт хатлары тапшырды. Илдар хәзрәт Сафиуллин догалар укыды.

Алып баручы Айдар Сираев чараны әзерләүдә активлык күрсәткән, иганәче  ярдәме күрсәткән Текән авылыннан  ир-егетләр Рөстәм Хөснуллин, Илсур Сибәгатуллин, оештыруга өлеш керткән Рузалия Гаттарова һәм башкаларга рәхмәт сүзләре юллады.

Тормышның үз кануннары. Текән авылында 30 яшь пар гомер итә. "Авылның иң нәни кешесе" өч айлык Сафия Хаҗипова, "Авылның иң өлкән кешесе" номинациясендә 95 яшьлек Риза Хәлидуллин бүләкләргә лаек булдылар. Риза  Хәйрулла улы дүрт дистә елдан артык "Сигнал" колхозында тракторчы булып эшләгән шәхес.  Авылда иң күп балалы гаилә Зөлфия һәм Динар Гыйлемшиннар хөрмәтләнде. Текән сигезьеллык мәктәбен 50 ел элек, һәм 40 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар сәхнә түрендә урын алды. Сыйныф җитәкчеләре Зинфира Галиева өчен үткәннәргә кайткандай булгандыр бу чара. Авылдашлар аралаштылар, элемтәләрне өзмәскә сүз куештылар.

Ике казанда  пылау  пешерелде. Мәйдан тулы халык пылаудан авыз итте.

Спорт ярышлары, кызыклы уеннарда авыл халкы ихлас кушылды.

Башкаладан килгән кунак — җырчы Рөстәм Шакиров төркеме авыл халкы игътибарына концерт тәкъдим итте. Кичке якта биюләргә дәррәү кушылды мәйдандагылар. Сәләтле авыл кешеседә сәхнәдән җыр белән мәйдандагыларны сәламләде. Алдагы көндә яңгыр яугач оештыручылар һава торышы турында борчылып алган. Чара кояшлы көндә үтүе һәркемнең кәефен күтәргәндер. Авылдашлар бергәләшеп күңел ачтылар, хатирәләрне яңарттылар. Янә очрашырга язсын дигән нияттә калдылар.

"Саумысыз, авылдашлар!" чарасы текәнлеләрне җыйды
"Саумысыз, авылдашлар!" чарасы текәнлеләрне җыйды
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: