Бәһасын берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен арта барган кыйммәт – әдәби хәзинә. Шушы хәзинәне үзенең туган халкына, авылына бүләк иткән һәвәскәр язучыларның берсе Көндәшле авылыннан Мәгъдән Фазылов. Ул үз шигырьләре, мәкаләләре белән районыбызда гына түгел, республикада билгеле шәхес. Иҗатын күпләр ихлас ярата.
Үзәк китапханәсе каршындагы «Каурый каләм» шигърият клубы әгъзасы Мәгъдән Фазылов нәфис сүз остасы, гармунчы, җырчы да буларак күпләр белә...
Иске Янбай авылына багышлап язган “Авылым- Иске Янбай” исемле яңа шигыренә автор көй дә язган.
Иске Янбай халкы Мәгъдән Фазыловка зур рәхмәтле. Бу турыда Иске Янбай авыл китапханәсе халык фикерен белдергән.
Булдыклы авторлар иҗаты авылларыбызга мәдхия җырлый. Шулай Иске Янбай авылын данлаган җыр барлыкка килде.