Барлык яңалыклар
Мәдәният
10 июль , 16:31

Балага исем кушу—олы юлның башы

Халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына киләчәк буында хөрмәтле караш тәрбияләү төсендә Бигелде авылында исем кушу чарасы үтте.

Балага исем кушу—олы юлның башы
Балага исем кушу—олы юлның башы

Бигелде авылында Гаилә елында Сафитдиновлар гаиләсендә бәхетле вакыйга булды. Нарасыйлары якты дөньяга килде. Тиешенчә бар гореф-гадәтләр буенча матур чара— балага исем кушу йоласы үткәрелде.
Халкыбызның гореф -гадәтләренә, йолаларына хөрмәт тәрбияләү төсен алды бу тантана.
Исем кушу кеше гомерендәге иң әһәмиятле мизгел һәм тәүге зур бәйрәм икәнлеге аңлатылды.
Адәм баласына исем бирү һәр халыкның милли традицияләре белән бәйле булганлыгын күрсәтү вакыйгасы ул.
Исем кушуның җаваплылыгын аңлату бик урынлы булды.( Исемнең мәгънәле дә милли дә булуы хуп,исем кешенең гомерлек юлдашы, ачкычы, әләме кебек).

Автор:
Читайте нас: