Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 Май , 17:38

Балалар ана телендә уйныйлар

"Буратино" балалар бакчасында дүрт яшьлек артистлар  дебюты уңышлы булды.  

Балалар ана телендә уйныйлар
Балалар ана телендә уйныйлар

Абдулла Агишның "Чукмар белән Тукмар" әкиятен татар телендә сәхнәләштерделәр. Әби  ролен Ралина Әхтәриева оста уйнады.  Тукмар образын Әмир Хәйруллин, Чукмар  ролен Эдель Әхияров образга кереп башкарды. Ике әтәч бик сугышып эшәгәннәр, әби аларны аергач сагынышканнар һәм  әбидән сораганнар. "Без  башкача  сугышмыйбыз, безне аерма",— дигәннәр. Әкият дуслык турында. Бик тырышып, яратып уйнадылар. Татарча бию дә башкардылар. Бу спектакльне видеога төшереп алдылар. Балаларның ана телендә иркен аралашып, сәхнәгә чыгаруда ярдәм кулы сузган ата-аналарның тырышлыгына  сокланабыз.

Рузилә Садыйкова музыка җитәкчесе, рәссам- декоратор Рим Зарафетдинов, Лиана Фәрхетдинова спектакльне куюда зур өлеш керттеләр.

Анжела Гыйләҗева.

Автор:
Читайте нас: