Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 Май , 13:15

Иркә гастрольгә барганда күңелсез хәлгә юлыга

Башкортстанга юл тотканда Иркә төркеме сынауга тап була.

Иркә гастрольгә барганда күңелсез хәлгә юлыга
Иркә гастрольгә барганда күңелсез хәлгә юлыга

Башкортстанның атказанган артисты Иркә безнең төбәккә гастрольгә килә. Юллар уяу булуны таләп итә шул. Бер борылышта машина башындагы багажник ачылып сәхнә киемнәре төшеп кала. Моны үзләре абайламаган. Юл читендәге киемнәргә берсе тап булып, аларны бер урынга өеп калдырып китә. Хәбәр булгач төркем кире борыла, тик әйтелгән җирдә киемнәрдән җилләр исә. Аларны бер чит ил машинасы   йөртүчесе алып китүе билгеле була.  Ул машинаны эзләп  мөрәҗәгать итәләр. Җырчы затлы киемнәрсез сәхнәгә чыга алмавы көн кебек ачык. Юл буендагыларның хәзерге мөрәҗәгате эзсез калмый.  Юл хәрәкәте хәвефсезлеге хезмәткәрләре ярдәм итеп, костюмнар табыла. Иркә концертлары белән хәзер  Башкортстан тамашачысын сөендерә бирә. Яхшы кешеләрнең күп булуы бар сорауларны да хәл итәргә булыша бит ул.

Автор:
Читайте нас: