Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 апрель , 15:56

"Гаилә кыйммәтләрен эзләү"квест-уены

Түбән Сикияз  авыл клубында "Гаилә кыйммәтләрен эзләү"квест-уены узды.

"Гаилә кыйммәтләрен эзләү"квест-уены
"Гаилә кыйммәтләрен эзләү"квест-уены

Түбән Сикияз  авыл мәдәният йортында нацпроект"Культура" буенча  күп чаралар үтә. Күптән түгел бар китапханәләрдә "Библиотөн" үткән иде. Түбән Сикиязда исә "Гаилә кыйммәтләрен эзләү" квест-уены фәһемле булды. Ул
гаилә тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме булуын күрсәтте. Гаилә-якын һәм туган кешеләр, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез.
Түбән Сикияз  авыл  мәдәният йортында  "Гаилә кыйммәтләрен эзләү"квест-уены узды. Алып баручы балаларны фамилия, исем, ата исеме барлыкка килү тарихы, гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштырды. «Гаилә кыйммәтләре "станциясендә» балалар "яхшы традицияле матур йорт" төзегәннәр. Станциядә "яраткан туганнар" туганнарны ничек дөрес атауларын һәм кемгә кем туры килүен белделәр.
Кечкенә, әмма дус компания белән балалар ребуслар, кроссвордлар, мәкальләр чиштеләр, гаилә кыйммәтләре турында сорауларга җавап бирделәр.
Чара азагында барысы да бер-берсенә сәламәтлек, бәхет, игелек, тынычлык һәм гаиләләрдә иминлек теләделәр.

 

"Гаилә кыйммәтләрен эзләү"квест-уены
"Гаилә кыйммәтләрен эзләү"квест-уены
"Гаилә кыйммәтләрен эзләү"квест-уены
Автор:
Читайте нас: