Җырны тыңлау өчен зәңгәр төймәгә басуыгыз сорала.
Иҗатны үз иткән шәхес, бертуган абыем Корбангали Биктимер улы Әхмәров сүзләренә язылган җырлар шактый. Хәзер ул көйләрен дә үзе яза. Җырларның авторы буларак (авторлык хокуклары рәсмиләштерелгән), аларны үзе башкара. Казан шәһәрендә һәм Яшел үзән районы Мулла иле авылында яшәп иҗат итә ул. Җырлары— күңел түрендәге темаларга.
Аналарга мәдхия булып яңгырасын бу җыр. (Мәрхүмә булганнарга дога булып барып ирешсен). Без газиз әниләребезгә мәңге бурычлыбыз. Җырдагыча. Ничә яшьтә булуыбызга карамастан.