Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 апрель , 08:53

«Сыңрау торна»фестиваль-конкурсында лаеклы бәһа

Көнтүгеш авыл мәдәният йортыннан «Аманат» фольлор коллективы уңышка иреште.

«Сыңрау торна»фестиваль-конкурсында лаеклы бәһа
«Сыңрау торна»фестиваль-конкурсында лаеклы бәһа

"Сыңрау торна " II Төбәк башкорт фольклоры фестиваль-конкурсында балтачлылар лаеклы бәһаланды. Көнтүгеш авыл мәдәният йортыннан "Аманат" фольклор коллективы  Дуван районының Мәсәгут авылында үткән Гаилә елына багышланган «Сыңрау торна» II Төбәк башкорт фольклоры фестиваль-конкурсында катнашты һәм дипломант булды.I тур онлайн режимда узды һәм аларның "Медальсыз солдатлар" фольклор композициясе II турда узды, әмма техник сәбәпләр аркасында, кызганычка каршы, офлайн катнаша алмадылар. Әмма уңышлы чыгышларын жюри югары бәһалады. Коллектив дипломант булды.

 

«Сыңрау торна»фестиваль-конкурсында лаеклы бәһа
«Сыңрау торна»фестиваль-конкурсында лаеклы бәһа
Автор:
Читайте нас: