Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 март , 10:09

"Умырзая" мәктәп театрында

Иске Балтач  2 нче урта  мәктәбендә Лилиана Акберова җитәкчелегендә искиткеч "Умырзая" мәктәп театры эшли...

"Умырзая" мәктәп театрында
"Умырзая" мәктәп театрында

Театрда иҗатка омтылу, аралашу, кызыклы нәрсәләрне белү, «тылсымлы якка» — театрга мәхәббәт берләштергән укучылар шөгыльләнә. Бу "Мәдәният" милли проектка ярашлы, туган як, туган тел, милли гореф-гадәтләргә карата ихтирамлы караш тәрбияләү күзлегеннән башкарылган игелекле эш. Яшь актерлар сәхнәдә артист булуның нинди авыр эш икәнен үз тәҗрибәләрендә үк аңлыйлар. Күптән түгел "Умырзая" театры коллективы укучылар һәм укытучылар игътибарына укыган әсәрләр буенча "Үтәлмәгән вәгъдә"дип аталган спектакль тәкъдим итте. Чыгыш бик ошады, тамашачылар яшь актерларның хезмәтләрен озак алкышлар белән бәяләделәр. Киләчәктә зур иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Гөлгенә Мусина.

 

"Умырзая" мәктәп театрында
"Умырзая" мәктәп театрында
"Умырзая" мәктәп театрында
Автор:
Читайте нас: