4нче һәм 6нчы мартта балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлегендә (укытучылар: Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Хамаева Рая Мәснәви кызы һәм Әхмәтова Разида Гайнетдин кызы ) әти-әниләр өчен концертлар узды. Һичшиксез, баланың әти-әнисе аның тормышында иң мөһим кешеләр.Шуңа күрә һәр балага үз уңышларын әни һәм әти белән уртаклашу бик мөһим. Бу максаттан гаилә концертлары үткәрелә дә инде. Балалар һәм ата-аналар арасында ышаныч мохите барлыкка килә, ул укытучы өчен дә, укучылар һәм аларның ата-аналары өчен дә бик фәһемле. Шуңа мондый чарага балалар зур җитдилек белән әзерләнәләр. Укытучылар белән тырышып эшшләү эзсез үтмәде. Һәр чыгыш югары осталык белән башкарылды. Ата-аналар һәм балалар укытучыларга ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерде. Олы сәхнәләрдә чыгыш ясарлык сәләтле укучылар булуы өмет өсти.