"Яз 8 Март Халыкара хатын – кызлар көне белән башлана. Бүген район мәдәният сараенда кешелекнең матур яртысы өчен ир-атлар искиткеч концерт әзерләп күрсәттеләр. Кичәгә махсус хәрби операция зонасында дәүләт мәнфәгатьләрен яклаучы якташларының әниләрен, тормыш иптәшләрен, апаларын чакырдылар. Барысын да 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котладым",-дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язды.
Бәйрәмдә нәфис зат вәкилләре котлаулар кабул итүе матур бер традиция. Ихлас теләкләр һәркемгә илһам өсти.