Түбән Иванай урта мәктәбендә бәйрәмнәр матур үтә, ә Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү бик үзенчәлекле үтте. Укучылар милли киемнәрдә дәрестә мари телендә шигырьлләр укыдылар. Халыкара туган тел көнен бәйрәм итүне укучылары кебек үк укытучылар да илһамланып көтте. Тел байлыгы турында, туган телне онытмаска, сакларга, балаларга гаиләдә өйрәтергә кирәклеге турында асыл фикерләр яңгырады. Мари бию көе яңгырау белән милли мари биюе -аркан ишүдә һәммәсе катнашты.