"Русия чаңгы юлы " йөгерү чаңгысы сөючеләр өчен ел саен үткәрелә торган спорт чарасы. Бу Русиядә генә түгел, Европада да катнашучылар саны буенча иң зур чаңгы узышы. Ел саен илнең 70тән артык субъектыннан 500 меңнән артык кеше стартка чыга. "Русия чаңгы юлы" 1982 елдан бирле үткәрелә. Ярышларда һәвәскәрләр дә, профессиональ спортчылар да катнаша ала. Максат өлкәннәрне һәм яшьләрне чаңгы узышлары белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм халык арасында физик культура һәм спортны алга таба үстерү һәм пропагандалау. Һәвәскәрләр белән беррәттән стартка традицион рәвештә профессиональ спортчылар, Олимпия чемпионнары, спорт ветераннары чыга. Шулай ук Мишкә авылында да чаңгыда йөрүне яратучылар бу көнне җыелып, үз ярышларын оештырдылар. Барлык катнашучылар да күтәренке рух һәм яхшы кәеф алдылар.