Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 февраль , 13:44

Тушкыр авыл китапханәсендә әдәбият сәгате узды

Тушкыр авыл китапханәсендә "Урман әкиятчесе"әдәбият сәгате узды. Китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән урман тормышы турында искиткеч хикәяләр һәм әкиятләр белән танышу булды.

Тушкыр авыл китапханәсендә әдәбият сәгате узды
Тушкыр авыл китапханәсендә әдәбият сәгате узды

11 февраль-В. Бианканың тууына 130 ел. Бу көнгә Тушкыр авыл китапханәсендә "Урман әкиятчесе"әдәбият сәгате узды. Чарада балалар утыз биш елдан артык әдәби эшчәнлеккә багышлаган урман тылсымчысы, тылсымлы сүз эзләүче Виталий Бианканың биографиясе белән таныштылар. Аннары балаларны Виталий Бианканың китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән урман тормышы турында искиткеч хикәяләре һәм әкиятләре белән танышу көтте. Балалар Бианканың «Кем нәрсә җырлый» хикәясе буенча видеофильм карадылар.  «Музыкант»хикәясен тыңладылар. Балалар шулай ук Виталий Бианканың «Птичья галерея», «Летает, не летает», «О хвостах и хвостишках»китаплары буенча кызыклы һәм танып белү уеннары уйнадылар.

 

Тушкыр авыл китапханәсендә әдәбият сәгате узды
Тушкыр авыл китапханәсендә әдәбият сәгате узды
Автор:
Читайте нас: