Барлык яңалыклар
Мәдәният
8 февраль , 14:11

Утырыйкчы әле бүген кич

Шундый исем белән Чуртанлыкүл авыл клубында күңелле һәм фәһемле аралашу кичәсе узды..

Утырыйкчы әле бүген кич
Утырыйкчы әле бүген кич

"Утырыйкчы әле бүген кич" кичәсе кебек очрашулар-безгә мирас итеп бирелгән халык традицияләренең берсе. Чарада катнашучылар кич белән Чуртанлыкүл авыл клубында күңелле һәм фәһемле аралашу өчен җыелдылар. Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләштерергә ярдәм итә. Кул эшләре артында хатын-кызлар үзләренең балачагын, яшьлекләренең матур, ихлас елларын, истәлекле вакыйгаларны искә төшереп, яшь чакта хезмәт көненнән соң ничек килеп утыруларын сөйләделәр. Ләкин сөйләшүләр һәм күңел ачулар белән эш тәмамланмады. Төрле уеннар уйнаганнар, мәсәлән, "Йөзек салу", "Ватык телефон" һ. б. Үсмер чакларына кайткандай тойдылар бу кичне. Очрашу, аралашу, үткәннәрне искә алу өчен  бер форсат булды бу кичә.

 

Утырыйкчы әле бүген кич
Утырыйкчы әле бүген кич
Автор:
Читайте нас: