Зал бик матур бизәлгән. Яңа ел чыршысы үзәктә торды. Мәдәният оештыручы һәм китапханәче бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай программасын әзерләделәр. Яңа ел бал-маскарадында бәйрәм һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде. Яңа ел программасына кызыклы әкият персонажлары җәлеп ителде. Ә Кыш Бабай һәм Карсылу барысына да шатлык китергәч, чын күңел ачу башланды: чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән, Яңа ел җырлары һәм биюләре, шигырьләр уку.
Бәйрәмне күтәренке кәеф белән каршы алдылар, матур теләкләрнең иге-чиге булмады.