Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 ноябрь 2023, 12:44

“Йөрәктән йөрәккә”

 Асавка авыл клубында Аналар коненә багышланган “Йөрәктән йөрәккә” дип аталган концерт булды.

“Йөрәктән йөрәккә”
“Йөрәктән йөрәккә”

Концертта Тушкыр, Асавка авыл һәвәскәрләре катнашты. Асавка мәктәп укучылары катнашлыгында матур биюләр hәм җырлар яңгырады. Иске Балтачтан килгән кунак Хәбиров Зөфәр моңлы тавышы белән барысын да хәйран калдырды. Ут күршеләребез Тушкыр авылыннан Гөлшат Ихсанова, Зәйнәб Гафарова, Руфина Харипова башкаруында матур җырларын бүләк иттеләр.Гармунчыларыбыз Флорид Фаткриев, Винер Хатипов дәрт-дәрман уяттылар. Лидия Григорьевна җитәкчелегендәге "Чиборио" ансамбле кызлары өздереп биеделәр. Үзләренең матур җырларын Ләйсән Мулланурова, Лидия Пукрокова, Анжела Ахмадулина,Инсаф Муллануров,Даша Шайсламова,Флорид Фаткриев, Винер Хатипов  яңгыраттылар. Яшьң кыз Эмилия Шаһиәхмәтова гитарада уйнап, җырлады. Әниләргә багышланган концерт матур  үтте. Музыкаль яктан бизәүче Наил Мухаметьянов,  концертта катнашканнар рәхмәткә лаек.

“Йөрәктән йөрәккә”
“Йөрәктән йөрәккә”
“Йөрәктән йөрәккә”
Автор:
Читайте нас: