Әниләр көне-искиткеч, якты бәйрәм. Балалар бу көнне әниләренә сюрпризлар бирергә яраталар. Ә иң яхшы бүләк, билгеле булганча, үз куллары белән һәм чын күңелдән ясалганы. Сәйтәк авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә кече сыйныфларда сыйныф җитәкчесе М. Хәсәнова белән "Әнигә бүләк" осталык дәресен үткәрде. Открытканы ясау күп шатлык китерә, осталык дәресендә катнашучыларның барысы да күп эмоцияләр һәм яхшы кәеф ала.