Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 ноябрь 2023, 06:00

"Дуслык тирмәсе " марафонында катнаштылар

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре»Дуслык тирмәсе " марафонында катнаштылар.

"Дуслык тирмәсе " марафонында катнаштылар
"Дуслык тирмәсе " марафонында катнаштылар

«Халыклар дуслыгы йорты» дәүләт бюджет учреждениесе – быел 4 майда «Якташлык көче» Икенче республика форумында «Дуслык тирмәсе» марафонына старт бирде. Бу вакыт эчендә тирмә, ул киләчәк буыннарга хатлар өчен Копилка-саклау урыны булып хезмәт итәчәк, бөтен республиканы әйләнеп чыгачак һәм аның чикләреннән читтә булачак. Ә 2024 елның 19нчы апрелендә узган тантаналы чарада «Дуслык тирмәсе» юбилей сәяхәтен тәмамлаячак һәм 20 елга мөһерләнәчәк. Мишәр тарихи-мәдәни үзәге инициативасы белән Үзәк район  китапханәнең уку залында Үзәк район  китапханәсе, район мәдәният сарае, балалар сәнгать мщктщбе   хезмәткәрләре, безнең республика язмышына битараф булмаганнар, киләчәккә хат яздылар. Барысы да бергә алдагы буыннарга бергәләп хат язды алар. 20 елдан соң балалар белән бергә бу хәбәрләрне яңадан укырга өметләре ныклы.

 Аяз күк йөзе, тынычлык, якты өметләр телик һәммәбезгә дә.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: