Очрашуда бу ягымлы, таныш йөзләрне күрү нинди күңелле иде. Алар кунаклар өчен иң яхшы номерларны әзерләгән үзешчән артистларга алкышлар кызганмады. Бәйрәм программасы вакытында залда рухи җылылык һәм шатлык атмосферасы булды. Кунаклар бер-берсе белән аралаша, үзләренең шатлыкларын уртаклаша, бии, яраткан җырларын җырлый, яшьлек елларын искә төшерә, төрле тормыш тарихларын сөйли алдылар. Кунаклар өчен бәйрәм өстәле һәм чәй эчү оештырылды.
Үткәннәрне искә алып, алдагысын яхшгыга юрап аралашты сәйтәклеләр. Хатирәләр яңарткан чакта, алга яхшы, якты ниятләр алып, өметләр багладылар. Күк йөзе тыныч булсын, бу иң мөһиме, диде алар.