Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 октябрь 2023, 14:40

Иске Янбайда Өлкәннәр көне үтте

Бу көн өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре һәм зур тормыш тәҗрибәләре өчен тирән ихтирам белдерү һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен яхшы мөмкинлек бирә.

Иске Янбайда Өлкәннәр көне үтте
Иске Янбайда Өлкәннәр көне үтте

«Күңелләрегезне ярату һәм яхшылык җылыта» дигән очрашу кичәсенә авылдагы барлык теләүчеләр дә бәйрәм өстәле янына җыелды. Чара барышында өлкәннәргә карата җылы котлаулар, шигырьләр, һәм алар яраткан җырлар яңгырады. Чарада катнашучылар рәхәтләнеп аралаштылар һәм истәлекләре белән уртаклаштылар, тормышның көз дә алтын була алуын күрсәттеләр. Авыл мәдәният йорты, китапханә һәм кичәдә катнашучылар үзләре оештырган чәй табыны да бәйрәмгә ямь өстәде. Очрашу уңышлы узды, барысы да матур кәеф һәм елмаюлар белән таралыштылар.

Яшь буынга бар яклап та үрнәкле алар. Алама гадәтләрне булдырмаска, бәйрәмнәрне хәмерсез эчемлекләрсез үткәрү алар өчен гадәти. Ихлас аралашу -үзе бәйрәмдәй чак.

Иске Янбайда Өлкәннәр көне үтте
Иске Янбайда Өлкәннәр көне үтте
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: