Мәдәният хезмәткәрләре «Көз бүләкләре»күргәзмәсен бизәделәр. Яшелчә һәм җиләк-җимеш, яфраклар, чәчәкләр һәм башка төр табигый материаллардан ясалган эшләнмәләр тәкъдим ителде, фотога төшәргә теләгән һәркем фотога төшә алган зона бизәлде. Барлык һөнәрләр, чәчәк бәйләмнәре, картиналар бик төсле, якты, оригиналь, уникаль һәм төрле булып чыкты.
Көз-муллык чоры. Тик ул бик матур вакыт. Туктап бу хозурлыкка соклану өчен яхшы форсат бу күргәзмә.