Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 август 2023, 11:23

"Ихатада укырга чык"

Җәйге каникулларның соңгы аенда Асавка авыл модель китапханәсе яшь укучылар өчен чара үткәрде.

"Ихатада укырга чык"
"Ихатада укырга чык"

Һәр бала үзенә ошаган китап һәм балалар журналын сайлаган һәм барысы бергә саф һавага укырга килгәннәр. Урындыкка уңайлы урнашып, журналларны һәм китапларны карыйлар, шигырьләрне һәм хикәяләрне үзләре кычкырып уку өчен сайлыйлар. Чара ахырында балалар табышмакларны чиштеләр, "Әкият белгечләре"викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

Күңелле очрашу, фәһемле  аралашу балалар күңелендә тирән тәэссорат калдырды.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: