Балтач үзәк район китапханәсе үз укучылары өчен кызыклы һәм төрле программа – "Зур үзгәреш"кичке-очрашу әзерләгән. Кунакларны хөрмәтле педагоглар Э. Солтанова, Р.Шакирова, И. Ханова белән очрашу, китапханә буенча экскурсияләр, интеллектуаль турнир, китап галереяләре һәм күргәзмәләрен карау, психолог Г. Камалтдинова белән тренинг, Вернадский исемендәге Бөтенрусия тикшеренү эшләре конкурсында җиңүче Илдар Такиуллиннан мастер-класс көтте. Кунаклар фотозонада истәлеккә фотоларга төшә алдылар, яңа китаплар турында мәгълүмат алдылар һәм бик күп уңай яклар алдылар.