Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 Май 2023, 12:20

Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфирә Бакирова – Фәрхетдинованың иҗат кичәсе узды

Сәнгатьтә һәм укытуда югары дәрәҗәләргә лаек  Зөлфирә Бакирова – Фәрхетдинованың иҗат кичәсе Мата авылында  көчле рухлы шәхес үсүен янә бер дәлилләде. 80 яшьлек сәнгать алиһәсе 55 елын  сәнгатькә, иҗатка багышлаган.

Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфирә Бакирова – Фәрхетдинованың  иҗат кичәсе узды
Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфирә Бакирова – Фәрхетдинованың иҗат кичәсе узды

17нче майда Башкорт опера һәм балет театрында безнең данлыклы Мата авылында туган якташыбыз,  республиканың халык артисты, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфирә Бакирова – Фәрхетдинованың «Җан музыка белән тулы» иҗат кичәсе-концерты узды.

Юбилей кичәсе алдыннан  тамашачылар "Атайсал—якташлык көче"  дигән күргәзмә белән танышты.  Якташларга театрда очрашып, бергәләп үзара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышырга форсат тиде бу кичне. Очрашу район тарихына, аның бүгенге үсешенә багышланган күргәзмә янында үтте. Концерт алдыннан  район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев якташлар белән аралашты, күргәзмә экспонатларын карау тарихка сәяхәт ясарга этәргеч биргәндәй  булды.

Сәнгатьне тормыш юлдашы иткән якташыбызның иҗат кичәсендә Балтач төбәгеннән чыккан якташлар, мәдәнияткә гашыйк шәхесләр очрашты. Ә юбилей кичәсендә олы тәҗрибәгә ия якташыбыз  Зөлфирә Бакирова – Фәрхетдиновага  Мәдәният министрлыгыннан, Уфа шәһәр округыннан, башка оешмалардан бихисап чәчәк гөлләмәләре, наградалар, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар.  Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев якташлар  исеменнән хөрмәт һәм горурлык  хисен белдереп, "Атайсал" медален, туган як табигате төшерелгән картина һәм бүләк тапшырды. Балтачлылар музыкаль күчтәнәче тамашачы күңеленә хуш килде. 

Гнесиннар исемендәге музыкаль-педагогия институтын тәмамлаган Мата кызы Башкортстан сәнгатенә Мәскәү  мәктәбе юнәлешен уңышлы керткән кеше.  Аңа БДПУның  ректоры Салават Сәгыйтов "Йөрәгемне балаларга бирәм"  Сухомлинский медален тапшырды.

Луганск халык республикасыннан һәм Донецк халык республикасыннан коллегаларының чыгышы илһам өстәде.

Талантлы кеше төрле яклап сәләткә ия. Тере тавышка башкарган музыкаль әсәрләр, операдан арияләр, романслар тамашачыны таң калдырды.  БДПУның профессоры Зөлфирә Әгъләм кызының укучылары да дәррәү алкышларга лаек булды. Туган районы сәламедәй кабул итәрлек чара булды ул. Сәнгатьне яраткан шәхесләр өчен кабатланмаслык чарага тиң күрешү. Сәнгатьтә һәм укытуда югары дәрәҗәләргә лаек  Зөлфирә Бакирова – Фәрхетдинованың иҗат кичәсе Мата авылында  көчле рухлы шәхес үсүен янә бер дәлилләде.

 (Мәкаләнең тулы варианты белән гәзитнең алдагы санында таныша аласыз).

Татьяна Свистунова, Рөстәм Вәлиев, Рима Вәлиева фотолары.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: