"Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфирә Бакирова – Фәрхетдинованың «Җан музыка белән тулы» иҗат кичәсе-концерты узачак. Барлык якташларымны да бу искиткеч театр стеналарында очрашырга, бергәләп үзара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышырга чакырам. Очрашуны 18.00 сәгатьтә район тарихына, аның бүгенге үсешенә багышланган күргәзмә янында башларга планлаштырабыз. Концерт 19.00 сәгатьтә башлана..."-дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге профилендә пост урнаштырган.
Сәнгатьне тормыш юлдашы иткән якташыбызның иҗат кичәсендә Балтач төбәгеннән чыккан якташлар, мәдәнияткә гашыйк шәхесләр очрашыр. Туган районы сәламедәй кабул итәрлек чара булыр ул. Сәнгатьне яраткан шәхесләр өчен кабатланмаслык чарага тиң күрешү. Бер күрешү-үзе бер гомер, дип бер дә юкка әйтмиләр бит...