Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 Май 2023, 12:00

Әрнүле сагыш китермәсен икән мәхәббәт

Аерылышу бервакытта да җиңел генә узмый. Күз яшьләре, йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр...Әмма бер баскан тырмага икенче кат ничек басмаска соң? Кабат тагын ничек ялгышмаска?    

Җан тынычлыгы таба алмый тилмерү.  Аның авырлыгын үзе кичергәннәр генә белә... 
Әмма бер баскан тырмага икенче кат ничек басмаска соң? Кабат тагын ничек ялгышмаска?
Хакыйкать гел ачы була. Кабат йөрәкне яраламас өчен үзең өчен менә бу нәтиҗәләрне ясарга һәм аларны кабул итәргә кирәктер. 

1. Үзеңне онытыр дәрәҗәдә кемнедер ярату – хата. 

2. Аерылышуыгызга үзең гаепле булу ихтималы да бар. 

3. Бер-береңне күралмас дәрәҗәгә җиткәнче аерылышу хәерлерәк.

4. Әгәр күпернең уртасында очрашачагыгызга ышанычыгыз юк икән, ул күпергә кермәвең дөресрәк. 

5. Никадәр генә көчле яратсаң да, синең ярату гына икегезгә барыбер җитмәячәк.
 
6. Мөнәсәбәтләрне саклау өчен ике кеше кирәк, ә аерылышу өчен берсе дә җитә.  

7. Син бары тик үзеңне генә үзгәртә аласың. 

8.  Иминлегең, җан тынычлыгың өчен син бары тик үзең генә җаваплы.

9. Кайчан да булса сине барыбер кемдер яратачак. 

10. Кайчак бәхетле булу өчен кем беләндер булу кирәкми дә. 

11. Матур мөнәсәбәтләр күктән төшми, ул –  көндәлек хезмәт нәтиҗәсе. 

12.    Хәтта бик якын кешең дә синең бәхетле булу-булмавың өчен җаваплы түгел. 

13. Ярату әрнү китермәс дип әйтеп булмый. Әрнү – мәхәббәтнең бер өлеше ул. 

14. Сине үзе өчен беренче урынга куймаган кеше өчен вакытыңны әрәм итәргә кирәкми.

15. Запас вариант кына булуга беркайчан да ризалашма, син зурракка да лаек. 

16. Мине яратырга тиешсең дип берәүне дә инандыра алмыйсың.

17.    Кешеләрне идеаллаштырырга ярамый.

18.    Ул кеше белән бергә бөтен дөнья югалган кебек тоелса да, син барыбер алга таба атлый алачаксың. 

19.    Син бу аерылышу газабын онытачаксың. Моның өчен күпме вакыт кирәк булыр, анысы билгесез, әмма онытачаксың. Авыр чакның беркайчан узмый калганы юк әле. 

20.    Яратмаган кешедән китеп, аны газапка дучар итүгә караганда, аның белән калып, икең дә газапланып яшәү – начаррак.
 
21.    Ниндидер билгеләр яратуның китүе турында сөйли икән, аларга күз йомма – интуицияңә ышан. 

22.    Кемнеңдер мәхәббәтен кабул итмичә,  йөрәген яралагансың икән, бу – син начар кеше дигән сүз түгел әле. 

23.    Кайчандыр яратып йөргән кешең белән дус булып калырга тырышма. Болай эшләүнең ахырда дөрес түгеллеген аңларсың: мондый мөнәсәбәт барыбер икеңнең береңә әрнү генә китерәчәк.

24.    Аерылышасыз икән, моңа син гаепле түгел. Ул да гаепле түгел.  Юллар икесе ике сукмактан китүгә сез икегез дә гаепле. Гаеп һәрвакыт ике якта да була. 

25.    Араны өзәсең икән – шунда ук өз. Тәнәфесләр ясама. Алай аңа җиңелрәк булып дип уйлама. Китәсең икән – кит. Болай эшләү җиңел түгел, әмма дөресрәк. 

26.    Берәүне бәхетле итәм дип, үз бәхетеңнән баш тартма. Мәхәббәтең һәм бәхетең өчен һәрвакыт көрәшергә кирәк. 

27.    Берәүне дөньяларны онытырлык булып яратканда да, дусларыңны онытма. Мәхәббәт узарга да мөмкин, ә бу кешеләр синең янәшәңдә һәрвакыт калачак.

28.    Аерылышуыгыз өчен бары сине гаепләячәкләренә дә әзер бул. Хәтта уртак дусларыгыз да аның ягына авышырга мөмкиннәр. 

 

29.    Аерылышу син уйлаганга караганда тынычрак узарга һәм икегез өчен дә файдага гына да булырга мөмкин.

30.    Кайчандыр син өзелеп яраткан кешенең аерылышканда үзен ничек тотасын белмисең, һәм син аның адымнары өчен җаваплы түгел. 

Сөембикә

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: