"Хөрмәтле якташлар, балтачлылар! 17нче майда Башкорт опера һәм балет театрында якташыбыз, республиканың халык артисты, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфирә Бакирова-Фәрхетдинованың юбилей иҗат кичәсе кысаларында Балтач районыннан килгән якташларыбыз белән очрашу уздырырга планлаштырабыз.
Шушы көннәрдә Зөлфирә Агләмовна белән очраштым, бергәләп кичәне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Дуслар, барыгызны да очрашуга чакырам. Кичә 19.00 сәгатьтә башлана."-дип язган район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге үз профиле битендә.
Танылган якташыбыз сәнгатьтә үз юлын тапкан, эзен калдырган Зөлфирә Бакирова-Фәрхетдинованың юбилей кичәсе чагу чыгышлары, кабатланмас моңына бай булыр дип көтелә.