Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 апрель 2023, 16:25

Балтач районы халкы якташ актриса белән чиксез горурлана

Түбән Сикияз авылы кызы, Башкортстан Республикасының атказанган һәм халык артисткасы Альбина Кашанова 30  елдан артык  Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында  алтмыштан артык образга җан өргән актриса

Балтач районы  халкы якташ актриса белән чиксез горурлана
Балтач районы халкы якташ актриса белән чиксез горурлана

Түбән Сикияз авылы кызы, Башкортстан Республикасының атказанган һәм халык артисткасы Альбина Кашанова 30  елдан артык  Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында эшли.  Якташыбыз  өч дистә ел кешеләрне сихри театр дөньясына алып керә. Дистәләгән образларны  тамашачы хөкемнә чыгарырга актрисага  туган җирнең  көче,  дәрте илһам бирә.

Сәхнә кешесе тәү карашка биеп-җырлап кына йөри сыман. Әй, рәхәт тә яши инде бу артистлар, дибез. “Бер, ике көн үзегез менеп биесәгез, нәрсә икәнен тиз аңлар идегез. Аның асылына төшенсәгез, эченә керсәгез,  бик сирәге түзәр ”, — дип әйткән иде мәдәният өлкәсендә эшләүче  бер кеше.  Альбина Кашанованың да әти-әниләре кызларының бу һөнәргә тартылуын өнәп бетми. Авылда фельдшер булып көч салган әнисе медицина юлын сайларга өнди. Гастрольдән гастрольгә йөргән артист тормышы җиңел дип уйлыйсыңмы дип үгетли ул кызын. Әтисе дә кызының артист булу теләген өнәп бетми. “Әй, тапкансың, һөнәр,”— ди ул аңа.  Күрәсең, әти кеше кызының җитди  һөнәр иясе буласын теләгәндер. Һәрвакыт әти-әнисен тыңлап үскән авыл кызы һөнәр сайлаганда да якыннарының сүзе ега алмый.

 Кечкенәдән  каннан да курыккан кыз медицина өлкәсенә  барудан катгый  рәвештә баш тарта. Бөре шәһәрендә фармацевтлар әзерләү  училищесына юллана ул.  Уку йортын уңышлы тәмамлый.

Күңеле белән Уфа шәһәренә омтыла. Башкалага юлламаны сорап ала. Ни дисәң дә, Уфа мәдәният үзәге. Тәүге һөнәре буенча хезмәт юлын башлый.  Яшьләр, студентлар белән бергә үзешчән сәнгать коллективында йөри башлый. Гастрольләргә чыгалар, концертлар куялар. Альбина  Кашанова бар булмышы  белән иҗатка тартыла. Кечкенәдән артист булу  хыялы яңадан  ныграк көчәя. Хисләр  барсыннан да өстен булганын аңлый.

 Тәүге сайлаган  һөнәрен күңеле ничектер кабул итеп бетми башлый. Шул вакытта  Альбина  Рәфис кызы  Уфа дәүләт сәнгать  институтына укырга керергә кирәк дигән карар кыла. Бар булмышын сәхнә белән бәйләү теләге көчле була райондашыбызда.  Имтиханнарны уңышлы тапшыра.  Венер Камалов, Гөлфия Рафиковалар белән бер курста укыйлар. Һәм ахырда бергә эшлиләр дә.

Актерлар әзерләү бүлеген  тәмамлагач,   1992нче елда  Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр  театрында хезмәт юлын башлый. Дәртләнеп,  канатланып  эшкә тотына. Театрга  тиз ияләшә ул, чөнки аны ярдәмчел кешеләр каршы ала. Театрның художество җитәкчесе Олег Ханов, актёрлар  Сәвия Сираева, Роза Кәримова һәм Әхтәм Абушахмановлар  тәҗрибәләре белән теләп уртаклашалар, яшьләргә карата   ярдәмчел һәм игúтибарлы булалар.  Альбина Рәфис кызына  беренче көннән  үк роль  бирәләр. Казах авторы Бикен Римованың “Кушмоңлылар”  спектаклендә Самал ролен бирәләр. Мәкерле, әшәке  образны кызның күңеле кабул итеп бетми. Үз-үземне мәҗбүр итеп, оялып кына  уйнадым, дип үткәннәрне искә ала ул.

 —Мирхәйдәр Фәйзинең  “Ак калфак “ спектаклендә Гафия роле күңелемә иң  якын,  кадерле образ. Аны әле булса сагынам.  Алтмыштан артык  образга җан керттем. Алар арасында  комедия, драма жанры да бар. Характерлы рольләр өстендә күп эшләргә туры килде, ә үземнең күңелемә  исә драматик образлар якын, — ди ул. Образга керер алдыннан  үз- үзеңне психологик яктан әзерләү мөһим. Хәтерем яхшы, бер тапкыр укып чыккач та, истә калдырам. Спектакльне тамашачы алдына чыгарыр өчен ким дигәндә 1 -2 ай вакыт уза. Катлаулыракларын  өчәр айлар әзерлибез. Көне буе театрда мәш киләбез. Иртән балалар өчен спектакльләр куйсак, кичен янә тамашачы алдына чыгабыз,— ди актриса.   

Мостай Кәримнең “Озын-озын балачак”,  “Безнең өйнең яме”, Туфан Миңнуллинның  “Алты кызга бер кияү”,  Сәрвәр Суринаның “Алтын балта” әкиятендә  — Көнсылу  һәм башка рольләр  тамашачы күңелендә онотылмас хисләр уята.   “Гайфи бабай, өйлән давай”   спектаклендә җырлы ролен дәяратып искә ала ул.  Бикен Римованың Самал роленнән башланып киткән  иҗат юлы бүген төрле жанрдагы  алтмыштан артык рольләр  гөлләмәсе булып үсешкән. Һәр роле Альбина Рәфис кызына кадерле якын.

 Сәнгатькә гашыйк райондашыбыз өч дистә ел уйландыра, елата, көлдерә, матурлык  өләшә, яхшылыкка өнди.  Утыз елдан артык вакыт дәвамында тамашачысына тугры хезмәт итә. Сайлаган һөнәрен яратып башкара.  Гаиләсе, әти-әнисе,  туганнары биргән җылылык, туган якның  тарту көче актрисага иҗат итәргә дәрт бирә.

 Райондашыбызның  хезмәтенә  югары  бәһа биргәннәр. 2003нче елда Альбина Кашановага ―  Башкортстан Республикасының атказанган ,   ә  2020нче елда Башкортстан Республикасының халык артисткасы дигән мактаулы исемнәр бирелә.    Күптән түгел  якташ актрисабызга тормыш ике “5”ле  куйды. Күркәм юбилее белән без дә котлыйбыз. Сәламәтлек,  бәхет, иҗади уңышлар  телибез.  Алда  төрле -төрле  образлар,  чагу һәм онытылмас рольләр  күп булсын әле.    

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: