Бөтендөнья театр көне 27 мартка туры килә. Һәр артист, сценарист, постановщик, яктырткыч, костюмер, театр тормышына кагылышлы һәркем бу бәйрәмне мөһим һәм әһәмиятле дип саный. Театр күңел ачуның иң борынгы ысулы булып санала. Профессиональ театр беренче тапкыр Борынгы Грециядә барлыкка килә. Ул бик күп тамашачыларга корылган, тамашаны бай кешеләр генә карый алмаган. Артистлар рольгә шулкадәр ияләшкәннәр ки, сәхнәдә үләргә әзер булганнар. Башта бары тик трагедияләр генә куела, комедияле спектакльләр соңрак барлыкка килә. Пьесаны бер тапкыр күрсәттеләр. Драматург автор һәм куючы гына түгел, ә хәрәкәтнең турыдан-туры катнашучысы да була.
Балалар катнашлыгында үткән чарада сүз шул хакта булды. Ул бала-чага хәтерендә озак сакланыр