Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 март 2023, 04:00

Сүз олы көчкә тиң

Ир хатынга,ә хатын иргә табигать тарафыннан насыйп яр итеп бирелә. Бу бүләк өчен рәхмәтле булу кирәк. Кемнеңдер усал ният белән әйткән сүзенә карап бу хакыйкатьне бозу –олы гөнаһ ул.

Сүз олы көчкә тиң
Сүз олы көчкә тиң

 

(Нәсер)

Ата-бабаларыбыз сүзне үлчәп сөйләргә кушкан. Адәм араларын бозу өчен күп кирәкми, уйламый әйткән сүз дә җитә. Әнием сүзнең дүрт төрлесе була, дип әйтә иде. Ниндиләр алар, дип төпченгән кызчыкка аңлатып бирде.

Бер төрлесе- бел дә сөйләмә. Икенче төрлесе-белмә дә, сөйләмә дә. Гайбәт чәчмә, дигәнне аңлатканы ул. “Ник?”-дип үтенгәч әни тәфсилләп аңлатырга кереште. “Кияүгә чыгып кыз бала гаилә кора.  Аллаһы Тәгалә алдындагы изге бурыч ул. Ир хатынга,ә хатын иргә табигать тарафыннан насыйп яр итеп бирелә. Бу бүләк өчен рәхмәтле булу кирәк. Кемнеңдер усал ният белән әйткән сүзенә карап бу хакыйкатьне бозу –олы гөнаһ ул. Истә калдырырлык була сүзнең сөйли торганы, шулай ук сөйләми торганы да була. Гайбәт чәчмәскә кирәк. Бу акыл дәрәҗәсенә бәйле. Чөнки бу сүз зыян китерә, яшәешне боза. Хәтта олы тавыш-гаугага китерергә мөмкин. Үлемгә китерергә мөмкин. Мисаллары да бар безнең яшәештә,”-диде ул.

-Бәй, бөтенләй сөйләшмәскәмени?-дип аптыравымны әйттем. Әни елмаеп дәвам итте:”Бар шундый сүзләр: бел дә сөйлә. Китаплардан, риваятьләрән алынган мәгънәле сүзләр. Алар дөньялыкта бик файдалы. Яхшы сүз-җан азыгы, яман сүз-баш казыгы, диләр. Бер дә юкка халык шулай әйтмәгән. Адәм авызыннан тик гөлләргә тиң сүзләр чыкса икән. Йолаларны гына алыйк. Килен булып өйгә кергәндә аңа бал белән май каптыралар. Чөнки аның әйтер сүзе балдай татлы, майдай җанга рәхәтлек бирсен, эреп торса икән, дип телиләр бу чакта”,-дип әни кечкенә кызына бакты.

-Сөйлә әле тагын, тыңлыйсы килә,-дип үтенәм.

-Кем белән сөйләшүең дә мөһим, балам. Ул аны ничек аңлый бит әле.Тозлы-тозсыз сүзне сөйләп вакытны бушка уздыру да яхшы димәс идем. Акылың җитмәс сүзне сөйләмә, көчең җитмәс эшкә тотынма,ди бит өлкәннәр.

Мин тынып калгач әни миңа сынап карады. “Дәвам итимме? Әллә җитеп торырмы әлегә?”-дип елмайды.

-Сөйлә, сине, әни, тыңлыйсы гына килеп тора,-дип үтенәм.

-Балам, әңгәмә вакытында файдалы киңәшләрне истә калдырырга,зиһенгә салырга, ә мәгънәсезләрен онытырга тырышырга кирәк,-дип чал чәчле әнием әйткән сүзләрен еш исемә төшерәм. Инде сигезенче дистәне аклаган чакта аның киңәшләре алтын бәрабәрендә булуын аңлыйм. Бик дөрес әйткән булган бит. Әниләрнең һәр киңәшен язып куясы булган икән. Тормышта куллансаң һич отылмассың. Дөнья бит ул үлчәү кебек. Күбрәк ишетеп, азрак сөйләсәң хуш. Үлчәү тигезләшә кебек. Гармония шулай туа.

Чагыштырып, уйлап карасаң аңлыйсың: сүз аркасында күп кире вакыйгалар килеп чыга. Адәм баласын җиргә Аллаһы Тәгалә аны бизәү өчен җибәргән. Бурычыбызны үтәп, акыллы балалар тәрбияләп үстерергә насыйп булсын. Яхшы сүз белән тәрбияләгәндә уңышы да яхшы булыр. Бүген дә әнием киңәшләрен барлап утырам әле. Гомер буе укыйбыз, фәһем алабыз, бу хәерле эш. Әнием киңәшләрен гәзит укучыларына җиткерәсем килде. Фани дөньяны калдыруына байтак гомер үткән, ә киңәшләренә үзем, балаларым колак салып яшәдек. Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: һәр сүзе китап кебек булган икән. Сүзләрендә көч булгангадыр.

Зәлфирә ГАТИНА.

Рима Вәлиева фотосы.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: