Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 март 2023, 12:02

Яз һәм наз бәйрәмен каршылап

 Иске Балтач үзәк китапханәсендә  Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан матур чара үтте.

Яз һәм наз бәйрәмен каршылап
Яз һәм наз бәйрәмен каршылап

8нче март бәйрәме уңаеннан “Язлар белән килә назлар” дигән әдәби-музыкаль кичә үтте. Нәфис зат вәкилләре актив катнаштылар. Район Хатын-кызлар советы рәисе Элина Биктубаева бәйрәм уңаеннан ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Иске Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тырышлыгы белән кызыклы әңгәмә корылды. "Гаилә" үзәге хезмәткәрләре  кәгазьдән чәчәк ясау күнегүләре күрсәтте. Кунаклар чәчәк гөлләмәле ясау, башка тәм-томнардан букет ясау ысуллары турында осталык дәресләре булды. Әдәби-музыкаль кичә һәр тамашачыга ошады, илһам-дәрт өстәде.

Яз һәм наз бәйрәмен каршылап
Яз һәм наз бәйрәмен каршылап
Яз һәм наз бәйрәмен каршылап
Яз һәм наз бәйрәмен каршылап
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: