Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 март 2023, 17:28

Башкортстанның халык артисты Алсу Галинаның бенефисы үтте

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Балтач кызы Алсу Галинаның алтын юбилее уңаеннан бенефисы матур хатирәләр, кызыклы чыгышлар белән үрелеп барды.

  Юбилее белән котларга республика мәдәният министры урынбасары Алмаз Сәетов, "Нур" Уфа дәүләт татар театрының баш режиссеры Азат Җиһаншин, коллегалары, якташлары, курс студентлары һәм тамашачыларның тулы залы килгән иде. Алмаз Сәитов Алсуны Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән котлады һәм министр Әминә Шәфыйкованың котлау адресын укыды.

Туган көнендә Алсу Ванзир кызы БР Мәдәният министрлыгының һәм Уфа шәһәре администрациясенең Мактау грамоталары, шулай ук Уфа «Нур» татар дәүләт театрының югары бүләге — Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге медаль белән бүләкләнде.

 1996 елда сәнгать институтының театр бүлегенә тәмамлаганнан соң кыз М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры труппасына кабул ителә. . Бу еллар эчендә ул 50 дән артык рольне башкады. Алсу Ванзир кызы искиткеч вокаль осталыкка ия, бу аңа "Актер җыры – 1998"республика конкурсында I дәрәҗә лауреат булырга мөмкинлек бирде. 2000 елда ул "Туганлык" төрки телле театрларының Халыкара театр фестивалендә "Өмет"махсус призы белән бүләкләнә.

"Гомеремнең яртысыннан күбрәген мин бу сәхнәдә 27 ел үткәрдем. 27 ел бер көн кебек очты. Мин бернәрсәгә дә үкенмим. Мин коллегаларымны, якыннарыбызны, тамашачыларыбызны һәм үз театрымны яратам!" - диде юбиляр.

чыганак -БР мәдәният министрлыгының ВК төркеме

Автор:
Читайте нас: