Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 февраль 2023, 16:20

Кечкенәләр Хания Фәрхи музеенда булды

Иске Балтач урта мәктәбенең 3"А" сыйныф укучылары Хәния Фәрхи музеена сәяхәт кылды.

 Үлмәс Шакиров исемендәге Иске Балтач урта мәктәбенең 3"А" сыйныф укучылары Хәния Фәрхи музеена  барды. Җыр алиһәсе булып танылган, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи иҗаты белән танышырга ниятләгән укучылар. Сыйныф җитәкчеләре Илүзә Низамова һәм башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсирә Мөкыймова озатуында  укучылар бирегә юлланган. Җырчы дөньясына бер адымдай булган бу очрашу.  Хәния Фәрхинең иҗат юлы, казанышлары турында музей белгече Фируза Ибәтуллина тәфсилләп сөйләгән, сорауларга җавап биргән, җырлар тыңлаткан.  Кеше үзе фани дөньяны калдырса да моң мирасы мәңгелек. Олы һәм яшьбуын вәкилләрен әсир итәрдәй иҗаты һәркемне илһамландыра ала. Шуңа да бу сәяхәтне балалар хәтерендә калдырыр. Күркәм эшләр онытылмасы турында да уйланырга этәргеч бирер. Талантлы шәхесләр белән таныштыру кирәк эш. Ул эзсез калмый. 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: