„Атайсал—якташлык көче” район конкурсы кысаларында, 21 сентябрь көнне, Түбән Сикияз авыл биләмәсендә „Яратам сине, авылым!” дип исемләнгән концерт узган иде.
Түбән Сикияз биләмәсендә hичшиксез җырлы-моңлы халык яши. Урындагы мәдәни коллективлар борынгыдан килгән мирасны саклап hәм барлап, халыкка җиткерә. Әлеге бәйрәмдә бу ачык чагыла. Дәртле биюләр, моңлы җырлар hәм йолалардан күренешләр чараны ямьләп, тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте.
Әйдәгез, бергәләшеп видеоязманы карыйк. Хәтерләрне яңартыйк.
Г. Талипов видеосы.