Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 гыйнвар 2023, 15:08

Дустың кинәт кенә дус булып чыкмаса бермәлдә...

 Бүген Владимир Высоцкийга 85 яшь тулыр иде.Танылган артист Владимир Высоцкий җыр язучы, башкаручы буларак тарихка керде.

Владимир Семёнович нәфис фильмнарда 30 роль, театрда 30 роль башкарган, 800дән күбрәк җыр иҗат иткән. Аның җырларын олылар, урта яшьтәгеләр, үсмерләр яратып тыңлый, җырлый. Бик зур талант иясе булуы турында берәү дә сүз көрәштермәс.

 Высоцкий (1938-1980) проза әсәрләре һәм сценарийлар авторы да.

СССР Дәүләт премиясе лауреаты („Очрашу урынын үзгәртергә ярамый“ телевизион нәфис фильмда Жеглов образын тудырган өчен», 1987, үлгәннән соң). Ул беренче әсәрләрен 1960нче еллар башында язган .

Балтач үзәк китапханәсендә Владимир Высоцкий иҗатына багышланган стенд бар. Китапларын алып укырга мөмкин."Дустың кинәт кенә дус булып чыкмаса бермәл"...- җыр сүзләре генә ни тора. Сәләт табигатендә аның....

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: