Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 гыйнвар 2023, 10:04

Моңлы җырчыга мактаулы исем бирелде

Ландыш Нигъмәтҗановага "Башкортстанның атказанган артисты" мактаулы исеме бирелде.

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанованың социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөенечле яңалык урнаштырган.  Татарстанда беренче "Йолдызлар фабрикасы" җиңүчесе, билгеле җырчы, 4 бала әнисе Ландыш Нигъмәтҗанова хзер "Башкортстанның атказанган артисты" мактаулы исеменә дә лаек булган. 

 Бу вакыйга җырчыга яңадан илһамланып иҗат итәргә этәргеч бирер. Халык матур җырларга мохтаҗ. 

«Дуслар! Шатлыклы хәбәр белән уртаклашасым килә сезнең белән. Бүген миңа, Башкортстанның башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров карары буенча, «Башкортстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде!

Башкортстан тамашачыларыма, халкыма зур рәхмәтләремне белдерәм, бу – безнең уртак бүләгебез», – дип язган  җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Тамашачыны яңадан-яңа җырлар белән шатландырып торыр Ландыш Нигъмәтҗанова-Таишева. Уңышлы иҗат телибез.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: