Мастер-классны үткәрүгә «Әниләр көне»бәйрәме сәбәп булды. Бу мастер-класс-сезнең иҗатыгызны белдерү өчен иң яхшы мөмкинлек. Иң якын һәм яраткан кешеләр өчен бүләк ясау бик күңелле һәм шатлык китерде. Мастер-класс барышында балалар матур нәрсәләр булдырырга, фантазия күрсәтергә, хис-тойгылар белдерергә һәм үз хезмәтләре нәтиҗәсенә шатланырга өйрәнделәр. Кадерле кешеләргә бүләк итүдән дә кыйммәтрәк нәрсә юк! Дөньядагы иң кадерле кеше өчен мондый бүләк ясау рәхәт иде, алар бөтен назын, җылысын һәм мәхәббәтен эшкә салдылар.
Татлы һәм назлы гөлләмә шулай ясала ул.