Кызганычка каршы, бәла ялгызы гына йөрми шул. Колхоз эшендә вакыт белән килешеп тору юк. Рәшидә иртә таңнан караңгы кичкә кадәр эштә. Кушканга үтә җаваплы. Бригадир кызны сыер карарга күчерде. Чыбыктан читәндәй үреп тергезелгән абзарда мал-туар аеруча тәрбиягә мохтаҗ. Үсмер кыз ахирәте Мәргүбә белән үгез җигәргә өйрәнде. Башкача чара юк. Терлекче вазифасында басудан салам ташырга кирәк. Тиешенчә ашатмаган очракта малкайлар күтәртүе бар. Кадерле җан ияләрен баладай карарга кирәк. Басудагы саламны ташып улакларга салу гадәти эш. Рәшидә, Мәргүбә, Сания остардылар. Терлекче кызлар тәгаенләнгән маллары өчен җаваплы. Шуңа көн, төн төшенчәләрен уйларга вакыт калмады. Эштән башканы белгән адәм юк. Югыйсә мондый шартларда башкача мөмкин түгел. Елгадан су ташып малларны эчерү аерым мәшәкать. Ә башкача эш аткарып булмас иде. Көч-кодрәт мулдан кирәк. Малкайларны суга зар-интизар итеп ничек көн итмәк кирәк? Колхоз мөлкәте өчен җаваплылык зурдан. Җан ияләре булганга да үзләрен Рәшидә кызганып тәрбияләргә өйрәнде.
Түтиләре колхоз эшенә бар булмышы белән кереп чумды. Аның холкы-фигыле буенча башкача булыр дип өмет итмәделәр. Шуңа колхоз җитәкчелеге кызны бу эшкә күчереп һич отылмады. Дөрес карар. Ә өйдә дөнья көтү туганнары иңнәрендә. Йортта үзенә күрә мал-туар бар бит әле. Һәркайсына күз-колак булу зарури.
Өй караулы булырга тиеш. Мәшүдә идәнне көл белән ышкып юып чыкты. Көндәлек эш тавык чүпләсә дә бетәсе түгел. Тик исән-сау булганда берни куркытмый.
***
Фашист илбасарларын тармар итеп кайткан солдатларны авыл халкы олы сөенеч белән каршылады. Нинди зур вакыйга. Шатлыклы күз яшьләре аша. Ачлы-туклы килеш хуҗалыкта эшләгәннәр дә Бөек Җиңүне якынайтучылар исәбендә. Германиянең үзенә үк барып җиткән Бәшир абзый күп итеп “трафей -бүләк” тә алып кайткан. Хәтәр зур чемоданнары гына икәү. Күрше балалары оча-калка йөрде. Куанычларының иге-чиге юк. Җиңү хөрмәтеннән туган-тумаларына күчтәнәч өләштеләр. Кәефләре күтәренке, шатлыклы көлешүләр. Нинди күңелле халәт. Янәшәдә ятимнәр көн иткән йортта бер үзгәрешсез. Тик көндәлек мәшәкате белән мәшгульләр. Моны күзәткән Әхмәтзәки бакчада үлән йолыккан апасы янына килеп тилмереп карап торды. Күзе кызганга апасын килеп кочты. Йөрәгенә тынгы тапмаганга:
—Аларның әтиләре кайтты, ә безнеке юк. Өйгә солдат кайткач бигрәк рәхәттер,— диде.
Рәшидә бу очракта энесен ничек тынычландырырга белмәде. Шуңа аны-моны уйлап тормый, башына килгән дүртюллыкны әйтә салды.
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Мырзакай.
Герман киеме кабыккан,
Тузар Алла бирсакай...
Әтисе, Ахун абыйсы, Назыйфының кайтыр юллары өзелгән. Газизләре кайтмасын анык аңлаганга үзенең дә эче пошып китте җитмәсә.
Шунда ук Әхмәтзәкине Мәшүдә апасына булышырга күндерде. Икәүләп су ташысалар җиңелрәк. Әти-әни булмагач зур җиңүдән соң да дөнья арбасын тик үзләренә сөйрәргә туры киләчәге көн кебек ачык. Уйларына чумып эш аткарган мәле. Койма аша берәү дәште түгелме? Күзен күтәреп караса, Бәшир абзыйның бичәсе Сара түти икән. Ул кулы белән ишарәләп:
—Күрше, кил әле якынрак.
Рәшидә йолыккан үләннәрен салган капчыгын ташлап койма янына килде.
—Менә сиңа бүләк. Ирем Германиядән алып кайткан. Шатланып ябын, яме,— дип киртә ярыгыннан яулык сузды. Кара җирлеккә кызыл чәчәкләр төшкән. Көтелмәгәнлектән кыз дулкынланып ситса яулыкны кулына алды.
—Зур рәхмәт Бәшир абыйга, һөҗүм иткән фашистларны өннәренә кадәр куалап барганы өчен. Рәшидәнең күзләрендә мөлдерәмә тулы яшь. Хәзер, бер мизгелдән ерылып китәргә әзер буадай.
Бераз уңайсызрак иде аңа бу мизгелдә. Әле генә телгә алган дүртюллыгы өчен. Нишләсен, күңеленә кинәт килгән иҗатын алып ату читенрәк. Кычкырып әйтмәсә яхшырак булгандыр. Әйтүең көмеш булса да, дәшми калуың алтын икән...
***
Рәшидә күңеле бүген үзгә. Иләс-миләс числәр чуалышында. Җил өермәсенә эләктемени? Сугыш елларында яуда кан койган җиңүчеләр туган җиренә кайтулары чиксез бәхет. Нибары 18 яшьлек чагында Назыйфның һәлак булуын йөрәге кабул итмәде. Олы апалары әйтүенчә, яр сөйсәң, бар булмышыңны салып яратырга кирәкми. Бәлки сүзләре хактыр. Тик күңелгә кушып булса икән. Аның үз кануннары. Күз алдында ихлас елмаюы. Ә хушлашканда егет үз учларына Рәшидәнең кулларын алды. Һаман шул җылылыкны тоя төсле…
Апасының уен бүлдереп Әхмәтзәки: “Бүген төштә әтине күрдем”,—дип дәште.
— Сөйлә инде.
—Кайткан. Яшел чирәмдә барыбыз да очраштык. Безгә елмаеп: “Булдырдыгыз, балалар. Сез йөгәнегез булмаган килеш атта чаптыгыз. Менә үз йөгәнемне калдырам”,—диде һәм ак атына атланып кире чапты.
—Алай икән, —дип Рәшидә сузды.— Рәхмәт, юньлегә бит бу төш. Безгә риза-бәхилләр, димәк. Ятимлектә көн иттек, дөрес, йөгәнсез идек. Шулай да исән-сау калганыбызга шөкерана итәрлек. Авырлыкка бирешмәдек. Киләчәктә дә безнең өчен берни әзергә гөлбәзир булмаячак. Үз көнебезне күрербез, Аллаһы боерса.
Әхмәтзәки, син кечкенәдән ир-егет җаваплылыгын тоярга кушкан әтиебез.
—Кара әле вафатлар да безне күктән күзәтә микәнни?
—Ник?
—Барлыкта яшәгәннәр, әтиләре сугышка киткән өч гаилә кырылышып үлеп бетте. Без юклыкта калсак та үлмәдек.
Рәшидә, олы апалары буларак, сеңелесен һәм энесен кочып сүзсез торды. Керфекләрен чылаткан күз яшьләрен кул учлары белән сөртеп алды. Елаганга сүзе өзелеп-өзелеп алды.
—Җан биргәнгә юнь бирер. Төшләрдә аңлаталар ризалыкларын. Бирешмәдек һәм бирешмәячәкбез! Ак атта әтиебез шуңа шатмын. Йөгән, дилбегә кулда булгач туры юлдан тик алга барырбыз, Аллаһы боерса.
Без үсмәдек иркәләнеп
Байлар йортында.
Дары исе иснәп үстек
Сугыш утында…
Ә вакыйга күңел кылларын тибрәткәнгәдер, күрәсең, йөрәк авазы шигъри юлларга күчте...
Рима КАҺАРМАН.
Дәвамы бар.