Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 август 2022, 19:00

Туры юл күрсәтүче Рәшидә

Әдәби әсәрдән өзек тәкъдим итәбез. Һәр язмышта ил тарихы чагыла. Урындагы автор Рима Каһарман иҗатыннан. Сез — иң беренче укучылар. Дәвамы. Фото//twitter.com/anrozhn1/status/1267359707137740800/photo/4

 

—Делянка отсюда далеко. Как дошла?— дип гаҗәпләнүен яшерми бер ир каршына килеп чыкты.

—Боялась и шла. Не знаю, дорога где?

—Показать могу, конечно. Но ведь ночью ты заблудишься. Проходи. Переночуешь. А утром покажу,— дип кызны өйгә әйдәде.

—Спасибо.

Ап-ак чәчле, ачык зәңгәр күзле хуҗа. Ир хатыны белән таныштырды.

—Меня Ганс зовут, а это моя жена Сабина,— дип мич юшкәсен шудырып ачкач, махорканы төреп  тарта башлады.— Сама  такая маленькая, зимой ночью  в лесу здоровые мужики не выживут. Как не испугалась? Удивительно. Только бабская порода так бросается в омут.

Хуҗабикә  табынга чакырды. Бу төпкел авылда юлчылар сирәк.

 Монда туып-үскән немецлар гаиләсе йортларына килеп кергән икән. Бераз тамак ялгап алгач Рәшидәгә дөнья түгәрәкләнгәндәй тоелды. Җылы өй. Рәхәтлеге. Башын мендәргә салу белән кыз берни белмәс дәрәҗәдә тәмам сүнде. Ничә тәүлек йокы әсәре күрмәгәнгә күрә. Аруы чиксез. Бу чит-ят немец гаиләсендә кунуы Рәшидә өчен гомерен саклауга тиң. Буран ат эзен бетереп күмеп киткән очракта юлын түгел, эт сукмагын да табармын димә. Йокысы бер мизгелдәй. Әле генә күзен йомган кебек иде, инде торырга вакыт.

Таңда хуҗабикә иртәнге аш белән сыйлады. Ганс көтелмәгән кунакны  полуторка машинасына утыртып юл чатлыгына илтте.

—Тебе по  этой дороге нужно добираться. Удачи, бедовая, страха не знаешь, — дип өйрәтте.  Чиктәш район немецы авырсулап кире өенә юл алды.

Рәшидә ихлас рәхмәтле бу изге күңелле кешеләргә. Монда немецлар барлыгын белмәс иде. Җитмәсә, якташлар. Рәхмәт яугырылар!

Хәзер, юнәлешен белгәч, ут йотасы юк. Иртәнге сәгатьтә юлга чыккач көнозыны якты күздә куркытмады. Һич авырсынмый ул алга атлады. Күп чакрымнар артта инде. Ак чыршылар. Кыз ниһаять ачык билгене шәйләп калды. Алдында — куш каен. Рәшидә ниһаять авылына кайтып җитүен аңлап иркенләп елап алды.  Якынлашкач игътибар итте: куш каен белән янәшә кечкенә чыршы үсеп утыра икән. Апалы-сеңелле ак каеннар, гәрчә бер-берсенә таянган төсле. Кочаклашкандай хәтта. Билге итеп алган каеннар хас Рәшидә һәм Мәшүдә. Ә янында, алар ышыгында, тамыр җәйгән чыршы  нәкъ Әхмәтзәки үзедер. Шул туганлык, җаваплылык тойгысы авыр чакта бирешмәскә өнди, югалмас өчен алга этәргеч ул. Монда кадәр ничә чакрымнарны җәяү үтәрлек көчне кан кардәшлек хисе биргәндер. Суык җилекләренә кадәр үткәне шикләндермәде. Атлар әмәле юк. Аны ерактан күреп алган туганнары йөгереп каршы чыктылар. Нинди зур шатлык! Янә бергәләр. Туганнарының исән-сау булуларын күрү—үзе олы  куаныч. Шөкерана кылдылар.

—Сәлам белән, җанкисәкләрем! Ашарыгызга беттеме?— дип апа кеше иң тәү сорады.

—Беткән иде. Егор бабай бераз бәрәңге калдырып китте. Базарга килгән. Шуңа  тамак тук.

Мәшүдә биргән тулы мәгълүмат  апасы өчен энҗе-мәрҗәннәрдән кыйммәт. Иң мөһиме— исән-саулар.

—Түтәй, ашыйсыңмы сиңа да бәрәңге китерәм,— дип Әхмәтзәки мичтәге чуенны ачып күчтәнәчтән өлеш чыгарды.

—Рәхмәт. Аллаһыга шөкер. Исәнсез. Мин өйдәмен.

Рәшидә керү белән мич башына менеп ятты. Тик бер хыялы — җылынырга кирәк аңа. Ничек тә чирләмәскә. Кайнар чәй эчкәч башын мендәргә салды. Әнисе каз каурыеннан ясаган мендәре шушы иде шикелле. Нинди йомшак. Әнисе куллары тигән мендәр бит...

Шатлыкны баш очындагы бәла күләгәсе капларга мөмкин. Иртәнгә Рәшидәнең аяклары гөбе кебек шешеп чыкты. Аягына басарлык түгел. Ник бер адым ясарсың. Иң мөһиме, өйдә чакта бар чирдән шифа табып булыр. Терелергә өмете ныклы.

Янә бер тәүлек буена ул мич башында гына. Бер мәлне апасын кулбашына кагылып Мәшүдә уятты. Рәшидә күзләрен ачып җибәрүгә каршында өч ир тезелешеп басып торалар иде. Коелып төшмәслек түгел. Җитди кыяфәтле  ир папкаларын өстәлгә бәрде һәм урындыкка шап итеп килеп утырды.

 

Рима КАҺАРМАН.

Дәвамы бар.

Фото

Туры юл күрсәтүче Рәшидә
Туры юл күрсәтүче Рәшидә
Автор:Рима Валиева
Читайте нас в