Малик абзый кушу белән ахирәтләр башка басуга юл тоттылар. Куш каен яланы янындагысына. Мөкәрәмә иптәш кызларын кисәтеп:
— Уратмый гына сөйләче яңалыкларыңны,— дип Сәлиха Мөкәрәмәне тәнкыйть утына тотты.
Якын туганы турында яман сүз ишеткәч, Рәшидәнең йөзе агарып ук китте.
Сәлиха янә ризасызлыгын белгертте.
Бу сүзләргә кызлар хәйран калды. Үкенечле. Сәлиха вакыйгага мөнәсәбәтен белгертте.
Мөкәрәмә авырсулап икенче хәбәрен ачарга мәҗбүр:
— Кит аннан. Хикмәт лабаса бу. Саклаганны саклар, диләр. Тормыш башкача, безне шулайрак селтәп атмасын тагын. Бик сак булырга кирәк барыбызга да, — дип Рәшидә нәтиҗә ясады. Һәм бераздан шигъри юллар туды.
— Аккош әйтә баласына
“Сез үскән тугай”, диеп.
Баласы әйтә анасына
“Замана шундый”, диеп.
Бу мизгелдән әңгәмә тәмам. Ләм-мим. Кәефләре төште. Ахирәтләр басуга барып җиткәнен сизми дә калды хәтта. Һәркайсының йөрәгендә буран дулады. Аң белән күңел дулкындай ярга бәргән мәлендә. Язмыш дулкынында бәргәләнгәннәрнең киләчәген уйласаң уелырлык.
***
Йөрәк өшеткеч сынаулары булган көз тарихта калды. Берәнең гомере өзелсә. Икенчеләренең язмышлары хәтәр борылыш ясады. Көз үтте, йөрәкләрдә ялганмаслык җөе бар.
Кыш гадәттә үз сынауларын өсти. Мичкә берөзлексез ягып торсаң җылы булыр иде. Әмма андый мөмкинлек юк. Тулы ятимнәрнең иң авыр мәсьәләсе кышларын өйне ничек җылытудан гыйбарәт. Үткән җәй көнне тәү тапкыр кипкән агач төпләрен алып кайтып утын хәстәрләделәр. Тик мичне көн дә ягарга кирәк. Санаулы утын кулланган саен өстәлмәде, ә кимеде генә. Утын тәмам бетте. Суык, шыксыз төннәр җан өшеткеч.
Рәшидә апаларының эштән кайтуын сабыйлар туң тәрәзә пыяласыннан күз алмый көтте. Зарыгып. Хәтта бозга каткан пыялага сарылып, тыннары белән өреп эреткәндә ул тизрәк кайтыр төсле. Апаларының ризык хәстәрләп кайтуы үтә күңелле.
Тамак ялгап алгач Рәшидә туганнарына урын җәйде. План коргандай үзе сөйли торды.
—Хәтәр суык, өс киемегезне салып тормагыз. Утын хәстәрләргә кирәк. Ныклы салкыннар башланса, кире җылыту авыррак булмасын өчен.
Бу төндә өй хәтәр суынды.Тамак ялгап алгач өлкән апа колхоз эшенә, сеңелесе урманга юл тоттылар. Сөйләгәннәр Мәшүдәнең исендә. Җитди мәсьәләне хәл итүне уртанчы кызга тапшырдылар. Димәк, ышанычны акларга кирәк. Булдырачак ул аны!
Чатлама суык көн. Чалт аяз, бер болыт әсәре юк. Кышның кояшлы көнендә урманга бару шөрләтмәде. Бер яктан шөбхәле курку булса да үзеңә ышанып атлау күңелле. Фәкать хозур чыршы, зирек, каеннарны күрергә бармаса да. Яшәешне хәстәрләү беркемгә ансат түгелдер. Кар түшәге әлегә тирән түгел. Чананы тартуы җиңел. Хәер, буш чана чагында авыр булырга тиеш түгелдер лә. Әмма чыбык-чабык тулы чананы тартып кайтса Мәшүдә һич кенә дә зарланмас иде. Нинди канәгатьлек кичерер иде әле? Мул итеп алып кайтачагына ышанды үзе.
Калкулыкны үтү белән — урман башы. Мәшүдә монда кергәч үк тизрәк чыбык-чабык чапкалый башлады. Үз вазифасын башкарудан хәтта аерым бер ләззәт кичереп. Урманда кунак булуын хәтердән чыгарасы юк. Монда бүреләр хуҗа булырга мөмкин. Әллә кайсы агач артыннан үзе усал карашы белән күзәтеп торадыр шикелле. Байтак чыбык хәзерләү белән Мәшүдә балтасын өске кием эченә яшерде. Кадерле коралга тиң бит бу балта. Аны күлмәк эченә кертеп, калын ыштанына балта сабын урнаштырып, бавын ныклап бәйләде. Тимернең салкыны кызның тәне аша үзәгенә үткәндәй.
Рима КАҺАРМАН.
Дәвамы бар.