Ике тикшерүче пожарный дигән бүлмәнең ишеген шыгырдатып бикләп куйдылар. Бану тәмам хәлдән тайды. Юньсезләр. Тәмам акылдан язганнар. Авыл кызын буйсындырмакчылар, имеш. “Мәсхәрәләми генә торыгыз! Тамагын кайгыртып ялгышкан икән, җәзага тарттыруларын кабул итәр. Әмма ике ир хаҗәтен үтәргә ул фәхишә түгел. Моның белән килешми булдыра алмассыз. Сафлыгым сезгә тәтемәс”,— дип Бану үз алдына пышылдады. Хәле дөм юк. Аруы җиткән. Көн озынына тамак ялгамый эшләп кайткан кыз күзен йомды. Авыртмаган җире юк иде аның. Йокы килүенә чыдар әмәле калмады. Ял итәсе иде. Әлсерәве хәтәр. Күз алларында — караңгылык...
Иртә таң белән тикшерүчеләр янә янгын сүндерү бүлмәсенә килделәр. Бригадир да биредә. Сүзсез. Ишекне ачып җибәрүләре булды, яктылыктан күсе өере мыж килеп ары-бире чабышты. Хәрәкәт туктатырлык түгел. Тишек-тошык бина инде аларның үз өннәредәй. Бер секунд үтү белән юклар. Ишек ачылгач кояш нуры бер буй булып яктыртты. Бүлмәнең ерак почмагында —Бану. Капланып яткан. Тикшерүчеләр узды. Әүхәди хәрәкәтсез кызга:
Тавыш-тын юк. Шахман аптыраштан якын килеп кызны әйләндерде. Коточкыч хәл: Бану җанын тәслим кылган. Аның бите, борыннары, тәне яралы. Каннары укмашкан, чәйнәлгән, кимерелгән иде. Күселәр өере белән кызга һөҗүм иткән, хәтта ашаганын аңладылар. Күселәр дә ач.Тәмам аптырашта калган бригадирга Әүхәди:
Тикшерүчеләр вазифаларын аткару исәптән башка хуҗалыкка кузгалды. Кызны нык типкәләделәр шул. Тәмам юне киткәч күселәргә каршы торыр хәле беткәндер, күрәсең, дип уйланды Шахман. Бу хәлдән берәү дә канәгать түгел. Тикшерүчеләргә тизрәк моннан китеп калу хәерле. Бануның урлавы хак. Җәза биреп өлгермәделәр. Ә караңгы төндә ни булганын раслардай шаһитлар юк. Күселәр хөкеме…
Бригадирның йөзе агарып катты. Вазифа үтә инде. Малик ачкычны тоткан килеш үз алдына үзе сөйләнергә кереште.
***
Закон үтәлергә тиеш. Ул кәгазьдәге язу гына түгел, тәэсире белән көчле булуын дәлилләгән дәвер. Тикшерүләр чиксез санда дәвам итте. Колхоз бихисап авылларны берләштергәнгә хәбәр тиз һәм өстәлеп килеп җитте. Берәүләрнең хатасын икенчеләре кабатламаска сабак өчен. Ягъни кисәтү ниятеннән башкарылган чара иде бу. Басудан арыш алып кайткан Бану турындагы коточкыч хәбәр һәммәсенә мәгълүм булды. Авылга кергәндә тикшерүчеләргә тап булгач гаять курыккан иделәр. Кызлар бу эш маҗарасыз тәмамланыр дип юрады. Бригадир Малик абзыйларының сүзе үтмәгән, димәк. Бик җайларга тырышса да. Вакыйгалар шундый борылыш ясар дип кем уйласын? Бану фаҗигасе халык телендә. Тикшерүчеләр башка бригадаларда урлашуга каршы көрәш җәелдерде. Бануга телләре дә, тешләре дә тимәгән, әйтерсең лә. Бу көннән соң колхоз мөлкәтенә кул сузучыларга Әүхәди һәм Шахман нәфесләрен сузмады. Саклык кирәк. Югыйсә үзләрен каләм очына алулары ихтимал. Нәфесләре аркасында булганыннан колак кагуың бар. Ул очракта, бетте баш, калды муен тырпаеп, дип әйтергә калмагае.
Ахирәтләргә хәбәр килеп иреште. Кызганычка каршы, Бануның эчәсе суы, ашыйсы ризыгы киселгән. Инде аңа берни белән ярдәм итә алмаслар. Колхоз мөлкәтен үзләштерүдән ерак тору дәресләре.
Рима КАҺАРМАН.
Дәвамы бар.