Барлык яңалыклар
Мәдәният
8 июль , 19:00

Туры юл күрсәтүче Рәшидә

Әдәби әсәрдән өзек тәкъдим итәбез. Һәр язмышта ил тарихы чагыла. Урындагы автор Рима Каһарман иҗатыннан. Сез — иң беренче укучылар. Дәвамы. Фото//twitter.com/anrozhn1/status/1267359707137740800/photo/4

— Халык күтәрелсә туктатырлык түгел шул. Милиция закон буенча туры китереп эшләргә вакыт, форсат кирәк. Ә авылдашларына тик бер шырпы җиткән. Бу хәшәрәтләрнең өен яндырып күккә очырыр өчен —нибары бер  төн. Ерткыч кешесе дә юк, кемнедер ашарлар, дип борчыласы мәсьәлә дә хәзер тәмам, димәк.

— Бер уллары исән калган, имеш.

— Калса ни, монда аны яшәтмәсләрен белә инде ул. Милиция аларның эзенә төшкәнен аңлаганга, куркып өендә кунмый башлаган. Шуңа исән калган.

— Мәхшәрдә башкалары төтенгә тончыгып үлгәннәр. Уянмаганнар, ди. Эткә эт үлеме.

— Ә бу уллары?

— Ни булсын аңа. Кеше ашау афәткә илткәнен аңларга вакыттыр. Төнлә үк поездга утырып моннан табаннарын ялтыраткан. Станция дигәч тә халык бер-берсен таный. Күргәннәр үзен.

— Хәзер интегәселәре алда. Ни акчасы, ни өе, ни туганнары юк.

— Өйләре утраудай җирдә урнашкан иде. Нинди көчле  янгын булды, ә тал-тирәккәй исән калды бит әй.

— Ул никадәр матур булса да шайтан балалаган җирдә башкача өй төзүче булмастыр.

Бу хәбәрне ишеткән Рәшидәгә эсселе-суыклы булып китте. Кайчандыр базарга килгәндә үзе шул тал-тирәкле өй капканына барып эләгә язды бит. Сәлиха сүз нинди ерткычлар турында баруын аңлады. Коты очкач тизрәк күзенә ни чалынды, шуны сатып алды. Кызлар агарынып  моннан кайтырга кузгалды.

Җир йөзендә нинди генә адәм юк. Исән-сау калуына Рәшидә шөкерана кылды. Ул ерткычлар өенә эләккәндә гомерен мизгелләр хәл итүе келт итеп исенә  килеп төште.

— Халык үзе хәл иткән икән. Дөреслекне, законны көтеп тормаганнар. Тәүбә-тәүбә...

 

 

                                              ***

 

Колхоз мөлкәтенә беркем дә кул сузарга тиеш түгел. Бу хакыйкать. Власть шулай кушканга күрә  каракларны фаш итү эше активлашты.  Аларны тоткан очракта халык куркачак. Уңыш җыю чорында үтә уяу булу кирәк.

Урлашучыларны каты җәза көтүе билгеле. Әмма  сөйләп түгел, ә чынбарлыкта  күрсәтү отышлы. Колхоз мөлкәтенә кул сузучыга ни яный? Моны үз күзе белән  күргән очракта халык куркачак. Күрсәләр әгәр, колхоз мөлкәтенә кул сузу кайгысы булмас киләчәктә. Җәза алганнарны ни көтәсен күрсәтергә ниятләгәннәр көн-төн тикшерү, тентү белән мәшгуль булды. Кирәк төшенчәсе белән янганнар иртәме соңмы үз максатына иреште.

Очын-очка ялгап килү ансат түгел. Тамак туярлык итеп ашаучы юк.  Якын- тирәдә  туры килмәс тә. Әмма эш ахырында ашлык кыстырып кайту хәвефле. Тентеп тикшерүләргә эләгүең ихтимал. Ярый әле басуда ашлык башагын учта уып ашарга мөмкин. Кырда көч салган эшче күпме ашаганын ни үлчи, ни фаш итә алмыйлар.

Басуда Рәшидә, Сәлимә, Бану белән бергә килешеп эшләделәр. Ышанычлы кешеләр.

Рима КАҺАРМАН.

Дәвамы бар.

Фото

 

 

Туры юл күрсәтүче Рәшидә
Туры юл күрсәтүче Рәшидә
Автор:Рима Валиева
Читайте нас в