Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 июнь 2022, 19:00

Туры юл күрсәтүче Рәшидә

Әдәби әсәрдән өзек тәкъдим итәбез. Һәр язмышта ил тарихы чагыла. Урындагы автор Рима Каһарман иҗатыннан. Сез — иң беренче укучылар. Дәвамы.

Рәшидә егетләрне күз уңында тотты. Алар ни эшләгәнен  белү хәерле. Күзәтә бирде. Җирән чәчлесе кыз янына килеп, аның төенчеген алды. Үзе әнисеннән боерык көтте төсле. Шуңа охшаган. Икенче улы борылып чоланга чыкты. Явыз планнар корган Ямал аңламамышка салышып сүз кушты:

—Чишен, кызыкай. Ял итәрсең бераз. Ашыкма.

Хуҗабикәнең икенче улы киредән өйгә керде. Кулындагы пычакны яшермәкче. Рәшидә юньсез адәм актыкларына юлыгуын аңлап:

— Сез, Ямал апа, мине ятим бу, дип ялгышасыз. Алдан сөйләвемчә, әти-әнием юк. Алар булмаса да безнең нәсел калын. Туганнарыбыз белән элемтә ныклы. Шөкер, бердәмбез. Кисәтеп куймаганмын тагын. Әниемнең бертуган абзые сездә милиция начальнигы. Базардан кайтышлый аларга керергә сөйләшкән идек әле. Ә синең белән китүемне ахирәтемә әйттем. Ул карап калды. Аның күзе үткен, ничә тапкыр сыналган. Мәңгегә төсмерләп калды үзеңне, шигең булмасын. Үзеңнең рәвешең хәтердә кала торганнардан. Бераз тоткарландым исә, сезне хәзер килеп эзләп табачаклар,— дип әйтә салды. Максатына иреште. Елан яше ялаган кеше белән башкача аралашу  мөмкин түгел. Күз карашларында — икеләнү болыты. Улларының елгырлыгы күзәтелмәде, бераз каушагандай кебекләр. Ә җитди рәвешкә кергән Ямал  кызга ачу белән:

  • —Куркытмакчы булдыңмы? Мин курыкмыйм,— дип ни эшләргә белми боргаланды. Хас капканга юлыккан төлке.

Егетләр һаман әнисеннән сигнал көткәндәй рәвештә. Бер мизгелдәй тынлык. Өй уртасына мияулап килеп чыккан мәчене хатын җан ачуы белән тибеп очырды. Булмышы зәһәрлеген кушып. Чырылдап кычкырган мәче тынды.

  • Бу вакытта нәкъ син генә җитми тора идең шул. Йөри аяк астында, туймас гоҗ,— дип сумкасыннан акча янчыгы чыгарды. Исәпләгәндәй итте. — Акча җитми кебек.

Уңайсыз хәлдән чыгу өчен Ямал кофтасы изүен чишеп, түшендәге күкрәкчәгә кулын тыкты. Аннан тылсымчыдай кулъяулыкка төрелгән акчасын тартып чыгарды.

  • Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга диләрме әле. Булды. Без гаеп,—дип урыс сүзен кыстырып, алдан килешенгән күләмдәге акчаны Рәшидәгә сузды.— Сезгә дә, безгә дә файдага булсын.

Акча кулына эләгү белән кунак җәһәт урамга атылды. Чыгып котыла алса бик хуш. Озата чыккан егет капка келәсен ачты. Үзенә ник бер карарсың: йөзтүбән карашы җан өшеткеч. Ерткыч корбанын җибәрергә мәҗбүр, диярсең. Сәер кешеләр янында торганда Рәшидәгә һава җитмәде кебек. Юләрлектән, беркатлылыктан корбан булып куюың бар, дип тизрәк шомлы йортны калдыру нияте белән янды.

  • —Хуш,— дип кыз тал-тирәк арасыннан атылып чыгып ычкынды.

Базарга йөгереп килеп җиткәндә тыннары куырылган. Ярга бәрелгән балыктай тын ала, ә һава җитмәде. Буылгандай.

  • —Исән-сау калуыма шөкер, Сәлиха, кибет барлап йөрер хәлем юк. Кушкан күчтәнәчне алдыңмы соң? Кайтып котылыйк, тизрәк.
  • —Ни булды, йөзең тәмам качкан?
  • —Йон сатмакчы булып бер сәер йортка барып кердем бит әй. Йорты сәер түгел, күл буенда утраудай урнашкан. Анда алып барган түти иманыннан җәяү качкан бәндә булып чыкты.  
  • —Әле генә үзенә чакырган, теге сары бөдрә чәчле түтәйдән качуыңмы бу? Аңлатып сөйлә әле, зинһар.
  • —Әйе. Уллары белән ымлап кына аралашты. Имеш, мине аларга алып барган. Берсенең кулында — пычак. Чәчләр үрә торырлык. Йөземнән көлдерергә, мыскыл иттереп, сатасы әйберемне тартып алып калырга уйлады булса кирәк.

Кызлар дулкынланып, кычкырышып аралашканын бер хатын ишетеп торды. Бәйләгән башлык кигән сатып алучы. Олы яшьтәге какча хатын кызлар янына ук килеп басты. Сүз ни турында баруын аңлагач:

  • —Аның белән генә чикләнмәсләр иде, сеңелем. Кеше ашаучылар бит алар. Ничек исән котыла алдың? Йөзләрең агарып каткан,— дип шаккатырды.
  • —Абыем милиция начальнигы, дидем.

Куркуыннан калтырана башлаган Сәлиха телгә килде:

— Чынлап та шундый абыең бармы?

  • —Булгандый сиңа, көт! Башны саклап калыр өчен телемә ни килде, шуны пупылдадым инде.

Башлык эченә  тузган чәчен кертә-кертә хатын телмәрен дәвам итте:

  • —Туганкаем, юнең җиткән. Күптән түгел бер ерак авылдан олы гәүдәле хатынны базардан алдап алып барган, ди. Бичараны илтеп чолан почмагындагы бүлмәгә бикләгәннәр. Ярар, егәрле булып чыккан үзе.  Уллары өйдә түгел чакка туры килгән бу хатын. Ире хуҗабикә кайткач  сине чыгарачаклар, дип аңгырага салышып утыра икән. Өстәлләрендә айга охшаган үткер балталары яткан. Тоткындай биккә эләккән хатын. Ул шул балта белән чоланның такта ишеген чапкалап ватып чыккан. Иренә балтасы белән янагач, ул берни эшләми, корбанның ишекне чапкалаганын күзәтергә мәҗбүр булган, ди.
  • —Бәй, сездә көпә-көндез кеше суеп ашый башладылармыни инде хәзер?— дип Сәлиха елап ук җибәрде.
  • Рима КАҺАРМАН.
  • Дәвамы бар.
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: