***
Авыл көтүен кара көзгә кадәр көттеләр. Көндәлек эш тиешенчә дәвам итте. Инде яланында корып беткән үлән кар астында калды. Бу кырыс табигать шартларында малларны интектереп көтүдә йөртү. Бер фикергә килеп, авыл халкы көтүне туктатырга кирәк тапты. Ялсыз эш, берсүзсез, көтүчеләр өчен авыр. Тәмам арыткан. Ә шулай да бер яманның бер уңай ягы булганга, өйдәгеләрнең тамагы тук булды. Киләчәктә яңа кәсеп тапмый булмас. Яздан караңгы көзгә кадәр көтү көткән өчен һәр өй хуҗасы үзенчә исәп-хисап ясады. Рәшидәгә көзге сарык йоны эләккәнгә ул бик риза. Бәхилләүләренә шөкер. Сарык йоныннан эрләп һәркайсына оекбаш бәйләсә кышның зәмһәрир сыуклары да куркытмас. Салым түләргә кулакча хәстәрләү өчен калганын сатарга булды. Сәлиха белән бергәләшеп ерак станция базарына барырга сүз куештылар. Кодаш авылы базарында күбесенчә бер әйберне икенчесенә алыштыру гадәткә кергән. Тимер юлы булган станциядә килгән-киткән халык шактый. Шуңа сатып кайта алырыңа шикләнәсе юк. Сәүдә итү кулайрак.
Иртән, таң сызылмас борын ике ахирәт юлга чыкты. Ара ерак. Җәяү барып җитәргә дә кирәк бит әле. Зур базар гөрләп торды. Кесәңә күз-колак булмасаң эш хөрт монда. Акчаңнан җилләр исүе бар.
Көн озыны сатканда вакытның үткәне дә сизелмәде. Авылдан килгән хуҗабикәләрнең кәефе күтәренке. Сәүдә кызу. Сатулашу дәресләрен дөрес үзләштер генә. Базар вакыты чикле. Сәгате суккач ук ябылырга тиеш. Сәлиха алып килгән йонын сатып бетерде. Аның әлегә мәшәкате башкада. Өйдәгеләргә бераз күчтәнәч хәстәрләве иң күңеллесе. Рәшидәнең сатарга алып килгән йоны күбрәк. Көтүче ярдәмчесенә исәп- хисапка бирелгәне. Йонны кирегә күтәреп алып кайтуы кызык түгел. Бу турыда сөйләшкән чакта каршыларына тулы гәүдәле хатын килеп басты. Күзләре терекөмеш сыман, тәгәрәшеп, йөгереп торалармыни. Ара-тирә каранып, кершән сөрткән шәһәр хатыны сатучыга карап сүз кушты:
—Калган йонны күмәртәләп сатып алырмын. Бәясен төшсәң әгәр.
Кызның ашыгуы билгеле, йөзенә чыккан. Аның еракка кайтасы бар.
Рәшидә Сәлиха белән якындагы кибеттә очрашырга сүз куешкач, Ямал белән барырга булды. Бергә атлаган вакытта теле-телгә йокмаган хатын кыз турында сорашты. Хас сорау алучыдай үзе. Рәшидәнең эчендәгесе —тышында. Шулай килеп җиткәннәр. Күл янындагы әрәмәдә аерым утраудай урында яши икән бу хатын. Тирәклек буеннан басма аша өйләренә туры юл бар. Ямал йортка керү белән капкага келә салды. Ниһаять караңгы чоланнан өйләренә үттеләр. Абына-сөрлегә булса да. Тик Ямалны үзгәртеп куйдылармыни. Ул җитди кыяфәткә кереп, усал карашлар ташламасынмы. Улларына ымлап кына күз карашы белән үзләре генә аңларлык эш боерды.
Шул вакытта кызның аңы ачылып китеп биредә начар гамәл белән көн итүләрен аңлап алды. Дөньяның кемнәре генә булмас? Моннан исән-имин калырга кирәк. Хәзер мизгелнең дә кадерле чагы. Ә бу бурыч тик кызның үз иңнәрендә генә. Каушаганын сиздермәскә кирәк. Рәшидә бар рухи көчен тупларга туры килде бу юлы. Ул җитди кыяфәттә көр тавыш белән: