Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 июнь 2022, 19:00

Туры юл күрсәтүче Рәшидә

Әдәби әсәрдән өзек тәкъдим итәбез. Һәр язмышта ил тарихы чагыла. Урындагы автор Рима Каһарман иҗатыннан. Сез — иң беренче укучылар. Дәвамы.

  • —Сәлам, сәлам. Әйе, хәтәр күңелле икән шул,— дип кыз елмаеп кына җаваплый алды.

Ә йөрәге күзгә күренмәгән бер дулкынга буйсынды кебек. Назыйф янәшәсендә Рәшидә булган очракта урыныннан кузгалмый шул урында иртәнгә кадәр басып торырга риза. Яшьләр бергәләшеп аралашудан ямь тапты кебек.  Уеннарда чама югалтучы юк. Тәртип.

Күрше авыл егетләре сандугачтай сызгырып алды.

—Биисе килмәгәннең көе килми, диләр. Күңелләрне җилкендереп бер өздереп биегез әле, әттәгенәсе.

— Кызлар, бер рәхәтләндереп биемәгәч, ник килдем әле авылыгызга? Иртәгә фронтка алалар. Фашистка каршы чыкканда сезнең матур биюегез күз алдымда торсын әле. Әйдәгез, киттек. Кемнәр йөрәгемне әсир итәр?— дип Шәүкәт  тальян гармуны күрекләрен тартып җибәрде. Шуны гына көткәннәр, диярсең. Кызлар дәррәү биергә төштеләр. Сылуларның сөйгәннәрен сугышка алачаклар. Тәүге хис. Сөю дулкынына кереп, әсир ителәсе яшьләр. Кызларга сөюләрен белгертү түгел, хәтта кыз кулын тотмаган егетләр иртәгә Ватан сагына китәчәк. Бар терелекне төтен итеп күккә очыру өчен башланган бу каһәрле яу. Ирмен дигәннәре, әлбәттә, аннан читтә кала алмый. Ватан сугышыннан һәммәсе исән-сау кайта алулары икеле. Әйтерсең лә яшьләрнең йөрәкләре давылга эләккәндәй. Күкрәк читлегеннән очып чыгарга әзер кебек. Ни булса да юлга чыгачаклар. Алар фронтка баралар, ышануы да читен, иртәгә үк. Бу кичке уенда хушлашу фикере кызыл җептәй үрелеп барды. Якыннары өчен газиз, сөйгәннәре өчен кадерлеләрен озату мизгелләре. Сылуларның йөрәкләреннән кан тамды сыман. Бер-берсенә кайнар хисләре турында сүз кушып өлгермәгәннәр, кыз күзләренә тутырып карап өлгермәгән егетләр бар арада. Бу көнне алар халык җырларын моңланып суздылар. Озын көйдә — йөрәк тибрәлеше, күңел ашкынуы, әйтелмәгән сүзләре. Бу  авыл егетләре тарихта якты юллар язачак әле. Озату киче онытылмаслык хатирә. Әмма ул бик кыска. Берәүнең йөрәк парәсе Ватанын саклау өчен утка керергә әзер. Өрлектәй ирләр кансыз алышта туп итедәй. Бәлки, аларның авылда үткәргән соңгы кичләредер бу. Моның  турында уйласалар да әрнүләрен сиздермәскә исәпләре… Егетләрнең кәефе төшмәсен өчен сылулар сер бирмәде.

Назыйф күзләрен кыздан алмады. Аңа бүген бар булмышын ачып салырга нияте. Дөрес аңлата алырмы? Дулкынлануы да шуңа бәйле. Ул Рәшидәне авыл урамнары буйлап йөреп килергә чакырды. Җылы кич, кошлар сайравы. Матур гына атлап барганда сөйләшеп сүзләре бетмәс. Икесенең дә кәефе күтәренке.

  • —Әйдә, монда туктап торыйкчы бераз,— дип Назыйф клуб күтәрмәсендә ял итеп алырга тәкъдим итте.

Егет сүзе бер булыр. Ул Рәшидәгә  галәм серен ачарга әзер төсле. Ай нуры яктысында бар да ап-ачык. Күктә йолдызлар  санап беткесез. Икесенең күзләре йолдызларга тиң бүген. Бер-берсенең күңел тибрәлеше тоелды. Әйтерсең лә  очкын атылган чагы. Назыйф  йөрәк түрендә урын алган кызга әзерләгән бүләген сузды. Учын ачса—коры хушбый. Пакь кием арасына куя торган, андыйны Рәшидә күрше Сара апаларында күргәне бар иде. Назыйф кызга бакты.

  • —Күңеллек итеп бирмәм, гомерлек итеп бирәм,— диде егет елмайганда тезелеп торган ак тешләрен күрсәтеп. Назыйф Рәшидәнең кулларын үзенең учларына алып тынып калды. — Мине дә бераздан сугышка алачаклар. Хәбәр алдым. Сиңа бер үтенечем бар. Тыңлыйсыңмы?
  • —Нинди үтенеч ул? Булдырырдаймы соң?
  • —Рәшидә! Аллаһы Тәгалә безне кавыштырсын, дип телә әле берүк. Син дә, мин дә теләсәм, уйларыбыз тормышка ашар, — дип кызның кулларын үз учларында йомшак кына кысты. Рәшидә, кыймый гына:
  • —Яхшы,— дип җавап кайтарды.

Бу егет зарыгып көткән иң мөһим сүзләр иде. Кыз да Назыйфка битараф түгеллеге аңлашылды ки. Егет күңеленә бу хәбәр бал да май булып ятты.

  • —Бу төнне озынайтасым килә. Ул тәмамланмасын иде.Тик бу эш, кызганычка каршы, кулымнан килерлек түгел. Бу кичтә вәгъдәләр бирү кирәкмәс. Исән-имин кайтасы иде сугыштан. Мин гомеремне тик синең белән үтәсем килә. Миңа башка беркем кирәкми.

Рәшидә егетнең бар ниятен аңлап торды. Тик ихлас хисләре аларны кавышуга илтәр микән? Барысын да алдан әйтү мөмкин түгел. Сугышка барган солдатны хәрби юллары кайда гына алып бармас?  Алдан билгеле булса иде ул. Кыз егеткә багышлап шигырь-дүртьюллык ишеттерде:

Чәчәкләрдән кибән кояр идем,

    Төнге җилләр каты исмәсә.

    Бу сүзләрне һич тә әйтмәс идем,

    Сагынуларым мәҗбүр итмәсә.

  • —Рәхмәт сиңа, бу юлларны һәрчак кабатлаячакмын. Фронтта чакта күккә карап сине искә алырмын, бел! Еракта булганда. Туган авылымда кычкырып көлмәс, сабыр гына елмаеп алган кыз булуын беркайчан да онытасым юк. Рәшидә, син минем йолдызым булачаксың. Бүгеннән, түгел лә, сине күргән мизгелемнән башлап.

Авыл урамнары буйлап яшьләр озак йөрделәр. Күңел кичерешләре сүз тезмәләрдә тасвирларлык түгел. Тәүге саф сөюләрен ерак ара, озак вакыт белән сынау көтте. Хушлашканда бер-берсе өчен йөрәкләрен ярып бирергә әзер иделәр. Дәшмәгән чакларында ни уйлаганнарын тойдылар. Куллар — кулда, җитәкләшкән парның хушлашырга санаулы вакыты бар. Тик ул пыяла сәгатендәге күренеп  аккан ком шикелле кими барды.

Сукмаклары аерылган мәл. Йөрәк әрнүләре хәтәр. Дәва тапмалы түгел. Язмыштагы кискен борылышлар адәм баласының үзеннән генә торса икән.

Рима КАҺАРМАН.

Дәвамы бар. 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: