Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 июнь 2022, 19:00

Туры юл күрсәтүче Рәшидә

Әдәби әсәрдән өзек тәкъдим итәбез. Һәр язмышта ил тарихы чагыла. Урындагы автор Рима Каһарман иҗатыннан. Сез — иң беренче укучылар. Дәвамы.

Саубуллашкач кыз йортына кереп китте. Һәммәсенең кәефләре күтәренке, янә уенга чыгарга сүз куешып таралыштылар. Үсмер егет  бу өй алдында таңны каршыларга бик риза. Иртәгәсе көнне үзе уфтанмый эшли аласы билгеле, әмма Рәшидәгә таңнан кояш баеганчы авыл көтүен  көтәргә авыр булачак. Бүгенгә түзү мөһим, югыйсә сылу  иртәгә кич чыкмавы бар. Бу очрашу барын да үзгәртте сыман. Егет иңнәренә канат үсеп чыктымыни? Үсмер кызга бу кичке уен күңелле чарадай тоелды. Көн саен тик җитди мәсьәләләр чишү түгел инде. Йөрәккә бәйрәм кирәк сирәк-мирәк булса да. Рухи байлыкка тиң очрашу. Кичке уенны исенә төшерәсе килеп кенә торды. Рәшидә күзен йому белән, әйтерсең лә Назыйф аңа төбәлеп карап торган төсле. Эчке дөньяда наз тибрәлеше барлыкка килде. Бер-берсен күреп, аралашасы гына килүе кич чыгаргаәйдәп торды.

Гомеренең назлы дулкыны кайсы ярга илтеп кагары әлегә билгеле түгел. Агым суны кире борырлык, дөрләп янган учакны сүндерерлек мәхәббәт иленә аяк басуы бу. Хис дөньясына бергәләшеп керделәр. Илаһи көчкә ия саф сөю. Бу хис дөньясы яшьләр өчен үз капкаларын ачты. Күктән югары биеклекләргә күтәрерлек, яисә упкыннан түбәнгәрәк тирәнлеккә тәгәрәтерлек көчкә ия халәт ул. Җайлап атларга кирәк. Алдын-артын карабрак.

 

 

                                                     ***

Очын-очка ялгап көн итү читен. Шуңа карамастан, Рәшидә рухи көч алып эшкә чыкты. Бу кичке уенда Назыйфның сокланып каравы кыз күңелен әсир итте. Яңгырлы көнне көтүдә ансат түгел. Чыланган килеш йөгерергә кирәк. Әмма  кичәдән бирле кыз күңелендә салават күпере урын алды. Рәшидәгә бар эш тә җиңел кебек бүген. Ул һич авырсынып тормады. Бүген яңгырдан соң кич чыгучы булмас, ахры. Шуны уйлаганга эче пошты бераз. Сылу кызның  бүген янә Назыйфны күрәсе килә иде. Аның янында тыныч.

 Егет көнозыны көтүче кызны күз алдына китерде. Нинди һава торышы булуына карамастан, егет Рәшидәнең кич чыгуын  көн саен көтәр булды. Башкалар яңгырга сылтап, май ае азагына кадәр өйдә кичләрен үткәрүе аңлашыла ки. Күңелең тарткан кешең булмаса. Тик Назыйфка Рәшидәне күрү һава кебек кирәк иде. Елга буйлап йөреп, сөйләшеп килсәләр дә, ерак чишмәгә парлап барып су эчеп кайтсалар да күңелләре күтәрелде. Аралашмаска, дәшми атларга да риза, тик  чибәр Рәшидәсе һәрчак янында булсын гына. Ямьле җәй кичләрендә аларның һәр очрашуы бәйрәмгә тиң вакыйга. Бер-берсе белән янәшә булганда тормыш авырлыкларын үткәрергә җиңелрәк. Синең өчен җан атарга әзер кеше дөньяда булуы зур этәргеч көч бит ул.

Яңгырлар, ниһаять, тәмамланды. Янә  кич яшьләр күпер янына җыелды. Ялга тиң сәгатьләр. Май аеның назлы айлы кичләре.

 Җырлар, такмаклар, биюләр бөтенләй башка вакыттан килгән сәламдәй. Әйтерсең лә коточкыч сугышны алар ерагайтырга мөмкин. Күркәм аралашу. Яман хәбәрдән, авыр эштән онытылып тору чарасы.

Табигать кабатланмас бизәкләргә бай. Хозурлык. Гәрчә ожмахны җирдә яшәгән чагында кеше күрмәсә дә ул шундый булырга тиеш кебек. Таңда сандугачлар сайравына моңлы кошлар кушылды. Ә кичләрен күл буенда бакалар. Алар үз тавышлары белән үзгә көй чыгарды. Ул кабатланмаслык  бер ритмда дәвам итте. Ниндидер тылсымлы тавышлар күңелеңне әсир итәрлек. Тыңла гына. Бар тереклек язда мәхәббәткә мәдхия җырлавы шушы симфониядә чагыла. Шундый илаһи көч. Саф мәхәббәт нурланышына яшь йөрәкләр дә эләкте. Этәргеч көчкә ия хис. Шуңа авыр эшне үзләренә хас бер җиңеллек белән башкарырга өйрәнделәр. Рәшидәнең кичке уенга чыгасын Назыйф дулкынланып, дүрт күзләп көтте. Бернинди уенга катнашу юк. Бу юлы тальян моңы яшьләр күңелен җилкендерде. Күрше авыл яшьләре дә монда. Арада сугышка юлланасы егетләр килгәннәр. Такмак әйтү, моңлы җырлар башкару күңелне әсир итәрлек. Рәшидә күренү белән Назыйф аның каршысына чыкты.

  • —Сәлам, ярый бүген чыктың әле. Тальянда уйнап җырлаучылар безнең авылда бүген кунакта. Өздереп бииләр, җырлыйлар. Ничек шәп. Ә син булмаганда миңа барыбер моңсу кебек,— дип егет күңелендәгене ачып салды.
  • Рима КАҺАРМАН.      Дәвамы бар.  
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: